Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Яшьләр клуб командалары арасында хоккей буенча дөнья кубогын ачып җибәрде

2016 елның 20 августы, шимбә

Бүген Түбән Камада "Нефтехим Арена" боз сараенда Яшьләр клуб командалары арасында хоккей буенча дөнья кубогын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Яшьләр Хоккей Лигасы идарә директоры Алексей Морозов һәм башкалар катнашты.

Трибуналарда тамашачыларны сәламләгәч, Рөстәм Миңнеханов барысын да Түбән Каманың 50 еллык юбилее белән котлады. "Бүген бик истәлекле вакыйга: бу күркәм боз сараенда Яшьләр клуб командалары арасында хоккей буенча дөнья кубогы башлана. Татарстан - хоккейлы республика. Бездә ике шәп команда бар, "Ак Барс" һәм "Нефтехимик", без икесенең дә җанатарлары", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов турнирны оештыручыларга, дөнья дәрәҗәсендәге ярышлар Түбән Кама һәм Чаллыда үтүләре өчен, рәхмәт белдерде. "Мин ышанам, барысы да югары дәрәҗәдә узачак. Бөтен командаларга да яхшы уен һәм бозда җәрәхәтсез калуны телим", - диде ул. 

ЯХЛ идарә директоры Алексей Морозов җанатарларга яраткан командаларын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. "Без әлеге турнирның Түбән Кама юбилее белән бер вакытта булуына бик шат. Шәһәрдә нинди генә кызыклы чаралар булмавына карамастан, бирегә килүегез өчен рәхмәт", - диде легендар хоккейчы. 

Россия Федерациясе гимны яңгырганнан соң, Рөстәм Миңнеханов һәм башка хөрмәтле кунаклар хоккей алкасын капкага кертеп турнирны башлап җибәрделәр. Турнир Түбән Каманың "Реактор" һәм Швециянең "Мальмо Редхоукс" командалары уены белән башланды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International