Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеш мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды

2016 елның 21 августы, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеш мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. 

Утырышта ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан шәһренең баш  архитекторы Татьяна Прокофьева, Казан хакимияте вәкилләре катнашты. 

Утырыш Казанның тарихи өлешендә төзелеш һәм торгызу мәсьәләләренә багышланды. Рөстәм Миңнехановка монда төзеләчәк кайбер проектларны тәкъдир иттеләр.    

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, республика башкаласының тарихи өлешендә башкарылучы барлык төзелеш эшләре, бигрәк тә яңа биналар кору эшләре, шәһәрнең архитектура ансамблен бозмаска тиеш. Беренче чиратта бу күп катлы йортларга кагыла.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, элегрәк шундый ук киңәшмәдә, тарихи әһәмиятләренә карамастан, барлык агач корылмаларны саклап калу турында сүз булган. 

«Инвесторларның агач биналарны реконструкцияләү буенча нинди дә булса тәкъдимнәре булса – рәхим итсеннәр. Әмма объект мөмкин кадәр элеккеге кыяфәтен саклап калырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International