Татарстан Президенты «Чын күңелдән» хәйрия хоккей матчында катнашты

2016 елның 21 августы, якшәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чын күңелдән» хәйрия акциясе кысаларында традицион хоккей матчында катнашты. Спорт ярышы Мәскәү өлкәсенең Воскресенск шәһәрендә узды. 

Бозга ике хоккей командасы чыкты: «Ковальчук-team» һәм «Козлов-team». Соңгысы составында 99 номеры белән Рөстәм Миңнеханов уйнады. Команда буенча Татарстан Республикасы Президенты партнерлары Вячеслав Фетисов, Вячеслав Козлов, Андрей Квартальнов һәм башкалар булды. Көндәшләре – күренекле Россия спортчылары һәм сәясәтчеләре, шул исәптән: Александр Овечкин, Александр Медведев, Илья Ковальчук, Алексей Морозов, Аркадий Дворкович һәм башкалар.    

Бүгенге уен стала дөнья чемпионатының бронза призёры, ике тапкыр Стэнли Кубогы һәм Гагарин кубогы иясе, якшәмбе хоккеенда тәрбияләнгән һәм хоккей карьерасын тәмамлаган Вячеслав Козлов өчен хушлашу матчы булды. 

Матчка рәсми стартны Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович бирде. 

Уен «Козлов-team» командасы файдасына 12:11 исәбе белән тәмамланды.

Уеннан җыелган барлык акчалар акылы зәгыйфь балалар һәм ата-ана каравыннан мәүрүм калган балалар өчен Коломенский балалар интернат йортына тапшырылачак. 

Искәртәбез, «Чын күңелдән» хәйрия хоккей матчы ел саен Россиянең төрле шәһәрләрендә уздырыла. Дөнья һәм Россия хоккей йолдызлары Мәскәүдәге, Санкт-Петербургтагы, Магнитогорсктагы, Тверьдәге, Чеховтагы һәм Казандагы уеннарда катнашканнар иде инде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International