Казанда ТР Хөкүмәте һәм Н.Е.Жуковский исемендәге үзәк аэрогидродинамика институты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2010 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Н.Е.Жуковский исемендәге үзәк аэрогидродинамика институты” федераль дәүләт унитар предприятиесе (ФДУП) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Н.Е.Жуковский исемендәге үзәк аэрогидродинамика институты” ФДУП генераль директоры Борис Алешин кул куйды.
Килешү ике якка да файдалы озак вакытлы партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру, Татарстан Республикасы территориясендәге сәнәгый һәм фәнни предприятиеләрнең фәнни-техник һәм җитештерү потенциалын үстерү, шулай ук эчке һәм тышкы базарларда фәнгә нигезләнгән, көндәшлеккә сәләтле югары технологияле продукция җитештерү өчен аларның мөмкинлекләреннән файдалануны күздә тота.
Документ “Н.Е.Жуковский исемендәге үзәк аэрогидродинамика институты” ФДУП генераль директорының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы кысаларында имзаланды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның авиация тармагы зур үсеш алган республика булуын, биредә самолет һәм вертолетлар төзү белән бәйле заводлар урнашуын искәртте. Бүгенге көндә республикада өйрәнелә торган мәсьәләләрнең берсе – композит материаллар җитештерү һәм аларны авиация сәнәгатендә куллану.
Яклар самолет һәм вертолетлар төзү тармагын алга таба үстерү, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе өчен дәүләт заказы алу һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов “Н.Е.Жуковский исемендәге үзәк аэрогидродинамика институты” ФДУП генераль директоры Борис Алешинга Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты студентлары һәм профессор-укытучылар составы өчен авиатөзелешне үстерү һәм композит материалларны куллану мәсьәләләре буенча мастер-класс үткәрергә, шулай ук Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты студентлары өчен Н.Е.Жуковский исемендәге үзәк аэрогидродинамика институтында практика үтү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Очрашуда “Новикомбанк” акционерлык коммерция банкы ЯАҖ президенты Илья Губин, “Туполев” ААҖ президенты Александр Бобрышев, Россия Федераль иминлек хезмәтенең Авиация идарәсе башлыгы Борис Данилов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International