Илдар Халиков Кытайның зур туристлык компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кытайның “Xinjang China International Travel Service” (XCITS) туристлык компаниясе директоры Хай Цзуньюн белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров катнашты.

Очрашу барышында ике яктан да катнашучылар “Өремче - Казан - Өремче” туристлык авиарейсын популярлаштыру буенча фикер алыштылар.

Илдар Халиков билгеләгәнчә, Кытай Халык Республикасы – туризм өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне үстерүдә иң перспективалы партнерларның берсе. 2016 елның беренче ярты елында Татарстан Республикасына Кытайдан 2858 кеше килеп киткән, шуларның 730ы турист буларак.

“Өремче - Казан - Өремче” туристлык авиарейсын җибәргәннән соң Кытайдан килүче туристлар саны сизелерлек арткан. 2016 елның 4 - 19 августында гына да бу рейс белән 448 турист килгән.

Бу авиарейсның очу программасын 2016 елның 24 октябренә кадәр озайту ниятләнә. Бу чорда эш нәтиҗәле булса, Кытай партнерлары авиарейсларны киләсе елда да җибәрүне планлаштыралар, дип белдерде Хай Цзуньюн.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International