Бүген ТР Хөкүмәте утырышында “2006-2010 елларга ТР да “Энергия, ресурслар нәтиҗәлелеге” максатчан программасының үтәлеше каралды

2010 елның 30 ноябре, сишәмбе

Республикада һәр тармакта, һәр муниципаль берәмлектә бер берәмлек продукция яки квадрат метр мәйданга туры килгән энергия чыгымнары буенча дисбаланс саклана. Бер үк типтагы объектларда энергия куллану күрсәткечендәге аерма 2-3 тапкырга җитә. Бюджет оешмалары арасында, мәсәлән, җылылык энергиясен куллану буенча иң югары күрсәткеч Ютазы районында. Биредә республика буенча уртача күрсәткеч 2 тапкырга арттырылган. Зәй һәм Апас районнарында да бер кв. метр мәйданга тотылган гигокалорий республика буенча уртача күрсәткечтән якынча 2 тапкырга артык. Ә менә Арчада, киресенчә,бер кв. метрга туры килә торган җылылык энергиясен куллану күрсәткечләре республика күрсәткеченнән ике тапкырга кимрәк. Электр энергиясен куллану буенча шәһәр-районнардагы бюджет оешмаларындагы күрсәткечләр арасындагы аерма тагын да зуррак - 3 ярым тапкырга җитә. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәтенең “Казан ярминкәсе”ндә узган күчмә утырышында Премьер-министр Илдар Халиков яңгыратты. Утырыш бүген биредә ачылган “Энергетика. Ресурсларны саклау” ΧΙΙ Халыкара күргәзмәсе белән “Энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” ΧΙ Халыкара симпозиумына туры китереп оештырылды. Хөкүмәт утырышы “2006-2010 елларга Татарстан Республикасында “Энергия, ресурслар нәтиҗәлелеге” максатчан программасының үтәлеш йомгакларына, “2011-2015 елларга һәм 2020 елга кадәр перспективага “ТР да энергия саклау, энергия нәтиҗәлелеген күтәрү” дигән максатчан программаны гамәлгә ашыру бурычларына багышланды.
“Кыска гына вакыт эчендә иң зур икътисади нәтиҗәлелек биргән күрсәткечне табу кыен. Энергия нәтиҗәлелеге турында сөйләгәндә, сүз аерым предприятие яки йорттагы нәтиҗәлелек хакында гына бармый, ул республика күләмендә комплекста карала”, -дип ассызыклады Премьер-министр. Аның белдерүенчә, “Энергетика. Ресурсларны саклау” ΧΙΙ Халыкара күргәзмәсе бу өлкәдә ирешелгән казанышларны демонстрацияләү ягыннан бик әһәмиятле. “Энергия, ресурсларны саклау буенча һәр предприятиенең, муниципаль берәмлекнең зур потенциалы бар. Моны аларның кайберләре бүгенге күргәзмәдә үзләрендәге уңай тәҗрибә белән уртаклашып раслады”, -ди Илдар Халиков.
ТР Премьер-министры урынбасары-энергетика министры Илшат Фәрдиев чыгышы “2006-2010 елларга Татарстан Республикасында “Энергия, ресурслар нәтиҗәлелеге” республика максатчан программасының үтәлеш йомгакларына багышланган иде. Энергия чыганакларын нәтиҗәле куллануны гомуми бәяләү өчен республикада тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы дигән индикатор гамәлдә. 2000-2005 елларга исәпләнгән беренче программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, ТР да тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгын 28 процентка, икенче программаны үтәү нәтиҗәсендә энергия сыйдырышлылыкны 17 процентка киметүгә ирешелгән.
Энергетика министры соңгы 5 елда ресурсларны нәтиҗәле куллану белән идарәнең технологик, норматив механизмнары эшләнүне дә программаны гамәлгә ашыруның мөһим нәтиҗәсе дип атады. Илшат Фәрдиев сүзләренә караганда, 2006-2010 елларга исәпләнгән энергия, ресурсларны саклау программасы үзенең бюджет һәм коммерция ягыннан да югары нәтиҗәлелеген раслаган.
Энергетика министры сүзләренә караганда, 2011-2015 елларга һәм 2020 елга кадәрге перспективага исәпләнгән яңа программа бу өлкәдә сыйфатка ирешү өчен яңа этәргеч бирергә тиеш. Озак вакытка исәпләнгән әлеге максатчан программаның төп индикаторы – тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгын 40 процентка кадәр киметү булачак. Илшат Фәрдиев сүзләренә караганда, республика энергетика стратегиясе кысаларында Татарстанда беренче тапкыр энергия нәтиҗәлелеге булган җәмгыять төзү бурычы куела. Министр белдергәнчә, шушындый җәмгыять төзүнең төп механизмы Татарстан территориясендә интеллектуаль энергетиканы үстерү булырга тиеш. ТР Энергетика министрлыгы шуны күздә тотып “Россиянең интеллектуаль электр энергиясе системасы” платформасында катнашырга теләк белдерә. Министр республикада интеллектуаль энергетиканың бүгенгә билгеле булган барлык казанышлары кулланылучы территорияләр төзү буенча тәҗрибә проектын гамәлгә ашыру тәкъдиме белән чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International