Бүген ТР Хөкүмәте белән Алманиянең “Flad&Flad Communication Group” компаниясе арасында хезмәттәшлек Килешүенә кул куелды

2010 елның 30 ноябре, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының “Казан ярминкәсе”ндә узган күчмә утырышы кысаларында, ТР Хөкүмәте белән Алманиянең “Flad&Flad Communication Group” компаниясе арасында хезмәттәшлек Килешүенә кул куелды. Документны Татарстан ягыннан Премьер-министр Илдар Халиков имзалады.
Әлеге маркетинг агентлыгы эшчәнлегендәге мөһим юнәлешләрнең берсе – традицион һәм альтернатив энергетикага кагылышлы инновацияле күргәзмә проектларын гамәлгә ашыру, комплекслы коммуникация кампанияләрен оештыру. Ике арада бүген имзаланган документ Татарстан белән “Flad&Flad Communication Group” агентлыгының энергия саклау технологияләре, әйләнә-тирә мохитне саклау, нано-биотехнологияләр кебек өлкәләрне мәгълүмат белән тәэмин итүдә комплекслы чишелешләр табуга кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International