Бүгенге көнгә Россия мәктәпләренең 90%ы уку елы башлануга юридик яктан әзер. Бу хакта бүген РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец яңа уку елына әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.
Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
РФ вице-премьеры хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьгә 90 мәктәп файдалануга тапшырылачак, аннан соң тагын 95 мәгариф учреждениесе ачылачак. Шуның белән бергә Россия буенча тулысынча заманча таләпләргә туры килмәгән мәктәпләр саны 24%ка кимегән.
Шулай ук Ольга Голодец 1 сентябрьгә Россиянең барлык мәктәпләрен террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча тикшерергә кушты.
Моннан тыш, РФ вице-премьеры педагогларның хезмәт хаклары түбәнәю буенча мәсьәләләрне кыска срокларда хәл итәргә йөкләмә бирде.