Чаллының “ЭкоБиоПрепарат” фәнни-җитештерү берләшмәсе вирусларга каршы яңа буын иммуноглобулинлы һәм альбуминлы 10 биопрепарат эшләгән. Бу хакта “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткәрелгән утырышында билгеле булды.
Иммуноглобулиннар – кискен очракларда йогышлы авыруларны һәм токсиннарны нейтральләштерә торган иммунитет молекулалары. Альбумин – бавыр эшләп чыгара торган кан аксымы, ул кайбер даруларны организмга илтеп җитерүдә булыша. Россиядә куркынычсыз яңа буын фармбиопрепаратлар җитештерү технологияләре юк, шуңа күрә базарда алар җитенкерәми, ягъни ихтыяҗ зур.
Россиядә шуңа охшаш 21 биопрепарат җитештерелә. Әмма алар вируслар йоктырырга сәләтле һәм составында гормоннар булырга мөмкин. Тәкъдим ителә торган яңа технология аларның активлыгын өлешчә яки тулысынча бетерә.
“Экобиопрепарат” проекты базарга илебездә төрдәше булмаган препаратларны чыгаруны максат итә. Даруларны биокалдыклардан (әйтик, хайван каныннан) ясарга була, бу исә Россияне чимал белән чикләнмәгән күләмдә тәэмин итә ала. Чит илләрдә эшләнгәннәре кешенең донорлык канын файдалануны нигез итүе билгеле.
Аерым алганда, Татарстанның Саба районында биоресурслар эшкәрү заводы төзүне күздә тота, елына 1200 тонна егәрлек белән эшләтү турында сүз бара. Хәзерге вакытта биокалдыклар җыю буенча мобиль пунктлар төзү эше башланган.
Директорлар советы утырышында шулай ук башка мәсьәләләр дә каралды.
Табигый газдан оксигенатлар аша олефиннар алу технологиясен Россия Фәннәр академиясенең А.В.Топчиев исемендәге Нефть химиясе синтезы институты директоры урынбасары Антон Максимов тәкъдим итте. “ИнфоВотч” (InfoWatch) компанияләр төркеме программа продуктларын һәм проектларын төркем президенты Наталья Касперская презентацияләде.
Моннан тыш, быел 7-9 сентябрьдә үткәреләчәк Татарстан нефть-газ форумы турында мәгълүмат бирелде.