«Бизнес-класс» отличникларына Татарстан Президенты Google һәм Сбербанктан преференцияләр вәгъдә итте

2016 елның 26 августы, җомга

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан эшкуарларының профильле белем алырга теләмәүләренә карата канәгатьсезлек белдерде. Сүз «Бизнес-класс» пилот проекты турында бара. Эшкуарларга биредә түләүсез белем алуда Татарстан хөкүмәте, Россия Саклык банкының «Татарстан банкы» бүлеге  һәм Google компаниясе мөмкинлек бирә.

Татарстан Президенты рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың ведомоство һәм министрлык җитәкчеләре, эре предриятие һәм оешма, район җитәкчеләре катнашты.

Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы рәисе урынбасары – «Татарстан банкы» бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев билгеләп үткәнчә, баштан ук әлеге проектта 10 меңләп катнашучы теркәлер дип фаразлауларын, әмма кызыксынучыларның күбрәк булып, 14 мең 736 кешегә җитүе, аларның эшләрен  башлаучы һәм уңышлы гына эшләп килүче яшь эшмәкәрләр булуы куанычлы, диде. Хәзерге вакытта шушы юнәлештә 7 мең кеше белем ала. 

“Теркәлүчеләр һәм укучылар белән эш әйбәт тора. Әмма шуларның 10 проценты бөтенләй шөгыльләнми, программадан калышучылар бар. Алар белән аерым шөгыльләнәбез, икенче дәрәҗәгә үтәргә кирәк бит”, - диде Сәхбиев.

7,5 мең эшмәкәр әлеге мөмкинлектән файдаланмый. Программа октябрьгә кадәр генә эшли. Артем Алексеевич, сәбәп нидә? Нигә теләк юк? Районнарның яртысы кызыл зонада!” – дип мөрәҗәгать итте Президент ТР икътисад министры Артем Здуновка. Экрандагы слайдта кызыл зонадагы районнар күренде. Алар арасында Чаллы, Түбән Кама, Мөслим, Әлки, Саба, Әлмәт, Югары Ослан, Питрәч, Яшел Үзән һәм башкалар бар.

«Мин район башлыкларына мөрәҗәгать итәм, – диде Рөстәм Минңеханов видеоконференция мөмкинлекләреннән файдаланып. – Бизнес үзеннән үзе килеп чыкмый ул. Бу эшкә сәләтлеләр бик сирәк була. Калганнарны исә укытырга кирәк. Лизинглар программалары белән ярдәм итәргә кирәк. Булган мөмкинлектән нигә файдаланмаска? Республикада 400 мең эшкуар бар, алар үзләрен үзләре туйдырачак, башкаларны да эшле итәчәк кешеләр".

Татарстан Республикасы Президенты Сәхбиевтан программаны дәвам итүне сорады. Ә икътисад министрына бу өлкәдә тискәре һәм уңай эшләүче районнарны барларга кушты, шулай ук әлеге программаны уңышлы үткән эшкуарларның лаеклы бүләккә өметләнергә мөмкин икәнлекләрен әйтте. Миңнеханов эшмәкәрләр өчен, мәсәлән, республика программаларында катнашу өчен өстенлекләр  кертергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International