Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: Торакны файдалануга тапшыру буенча барлык бурычлар да үтәлергә тиеш

2010 елның 4 декабре, шимбә
Казан 2010 елда социаль ипотека программасы буенча торак төзелеше программасын үтәргә өлгермәскә мөмкин. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә әнә шундый фикер яңгырады.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин киңәшмә барышында китергән мәгълүматларга караганда, 2010 елның 1 декабренә Татарстанда 1706 мең квадрат метр торак (шуның 188 мең квадрат метры – ноябрь аенда) сафка бастырылган. Дәүләт торак фонды программалары буенча 11 айда 421 мең квадрат метрлы 6341 фатир төзелгән, бу еллык планның 51,3 проценты дигән сүз.
Шул ук вакытта, Казанда 1 декабрьгә, статистика нигезендә, социаль ипотека программасы буенча төзелүче 81 мең квадрат метр торакны кабул итү хакында документлар рәсмиләштерелгән иде, бу 390 мең квадрат метр күләмендәге еллык планның нибары 21 проценты гына. Министрның сүзләренә караганда, торак төзелешендә темпларның түбән булуында төп сәбәпләр мондый - әзер җир участокларының булмавы, төзелеш эшләре башланган объектларның аз булуы, төзелешнең соң башлануы.
Төзелешнең технологик срокларына сыеша алмау нәтиҗәсендә төзелеш эшләре яңадан башланган объектларның бер өлешен сафка бастыру 2011 елның беренче кварталына күчәргә мөмкин, дип хәбәр итте И.Фәйзуллин. Министр фикеренчә, Казанда берничә йортны ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру мөмкин түгел.
Министрның сүзләренә караганда, башка муниципаль берәмлекләрдә социаль ипотека программасы буенча торак төзелешенә бәйле вәзгыять чагыштырмача тыныч – “проблемалы” йортларны ел ахырына кадәр сафка бастырырга өлгереп була әле.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, формаль хисапларга вакыт калмады инде. “Безне статистика кызыксындырмый – торак чынлыкта файдалануга тапшырылырга тиеш, уйлап чыгарылган өстәп язуларны берәүгә дә кулланырга киңәш итмим, - дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы киңәшмәдә катнашучыларга. – Торак төзелешенә шәхсән Абдуллин әфәнде (Дәүләт торак фондының башкаручы директоры – Т.-И. искәрмәсе) һәм муниципаль берәмлекләрнең барлык җитәкчеләре җавап бирә. Сезнең барыгызның да вакыты булды, хәзер бернинди аклануларыгызны да тыңламаячакмын”.
Шул ук вакытта, Казанда социаль ипотека программасы буенча торак төзелеше срокларын өзү ихтималы очрагында, Президент кемнең гаепле икәнлеген ачыкларга чакырды. “Безгә сәбәпнең нәрсәдә булуы, кемнең гаепле икәнлеген аңларга кирәк. Чөнки бүгенге көнгә кадәр без барысы да яхшы булачагына ышана идек. Димәк, мине кемдер алдаган булып чыга”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Казан мэры берничә объект буенча төзелешнең тоткарлану сәбәпләренә ачыклык кертте. Шәһәр башлыгының сүзләренә караганда, конкурста иң түбән бәяне тәкъдим иткән, әмма заказны үз вакытында түләргә хәленнән килмәгән “бер көнлек фирмалар” срокларны өзә.
“Әгәр дә шәһәр әлеге подрядчыларны кабул иткән һәм финанслаган икән, димәк, ул да аларның мондый эше өчен читтән булса да җаваплылыкка ия, - дип алдагыларның дәлилен кире какты Рөстәм Миңнеханов. - Әлеге тендерларның моңарчы бернинди яхшылыгын да күрмәдек – капиталь ремонтта без аннан гарык булдык инде. Ышанычлылыгы сыналган подрядчыларның булуы кирәк”.
Татарстан башлыгы шулай ук түрәләрне чынлыкта кешеләргә фатир ачкычлары бирмичә, йортны “кәгазьдә генә” файдалануга тапшыру, шулай ук башкарылган эшнең сыйфатына зыян китереп төзелешне тизләтү омтылышларыннан кисәтеп куйты. “Миңа бу кирәкми. Эшкә мондый мөнәсәбәт булганда без гомумән йортларны фанердан төзи башларга мөмкинбез, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Безгә күзгә төтен җибәрү түгел, фатирларның үзе кирәк. Әгәр дә без берәр төрле сәбәп аркасында булдырып чыга алмаганбыз икән, моның хакында әйтергә кирәк”.
“Быелгы социаль ипотека программасының бик киеренке булуын барыбыз да белде, әмма без вәгъдә бирдек бит. Бу – безнең бурыч, алар буенча түләргә кирәк, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. – Төзелеш министры, Абдуллин, Метшин, Премьер-министр – сез барыгыз да җаваплы. Мин дә Дәүләт торак фонды попечительләр советы рәисе буларак кешеләр алдында җаваплылык тоям”.
“Теләсә нинди очракта да сезнең хәлне уңай якка үзгәртү өчен вакытыгыз бар әле. Бездә эш тәҗрибәсе җитәрлек бит – 4 ай эчендә Теннис академиясен файдалануга тапшырдык”, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
“Сез безнең иптәшләр, әмма бу очракта сез гаепле. Әгәр без бу бурычны үтәмәсәк, мин сезне җаваплылыкка тартырга тиеш булам”, - дип сүзен йомгаклады Татарстан Президенты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International