Татарстан Президенты «Мәдәният бизәкләре»-2016 II этнодини фестивалендә катнашучылар белән очрашты

2016 елның 30 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан башкаласында "Казан" гаилә үзәге яныда «Мәдәният бизәкләре»-2016 II этнодини фестиваль башланды. Фестивальнең төп максаты - шәһәр халкын һәм кунакларны Татарстанның бай милли һәм дини мәдәнияты белән таныштыру. Чарада катнашучылар һәм кунаклар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Аны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, конфессияләр вәкилләре озата йөрделәр.

Бәйрәм мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов "Мәдәният өлеше буларак дин" экспозициясен карады. Күргәзмәдә төрле презентацияләр, фотокүргәзмә, реставрацияләнгән иконалар, шамаиллщр, православие, ислам һәм башка дини китаплар тәкъдим ителгән. 

Махсус чатырларда Татарстан Президенты милли киемнәр, халык сынлы сәнгате экспозицияләрен карады, чүлмәкчеләр, тимерчеләр оештырган дәресләрне карады. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Австрия, Казахстан һәм Тыва Республикасыннан килгән иҗади коллективлар чыгышларын карады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International