Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышында катнашты

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев сәламәтлек сакалу һәм экология мәсьәләләренә багышланган Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышын үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Дмитрий Медведев чыгышында белдергәнчә, соңгы еллардагы мөһим казанышларның берсе - балалар туу саны арту һәм ана белән яңа туган балага медицина ярдәме сыйфаты үсү. Әлеге мәсьәләдә вәзгыять перинаталь үзәкләр ачылу белән яхшыра бара. Соңгы елларда Россиядә 29 шундый үзәк ачылды. 

"Әлеге учреждениеләрне төзү дәвам ителә. Әлбәттә, без бөтен башланган проектларны тәмамларга тиеш. Аеруча ассызыклыйм: монды медицина ярдәме бөтен регионнарда яшәүчеләргә дә ачык булырга тиеш, ә үзәкләр янында яшәүчеләргә генә түгел. Кирәк булса читтшн консультаөияләр үткәрү тәҗрибәсен һәм урында медицина ярдәме күрсәтү өчен бригадалар килү мөмкинлеген кертергә кирәк", - диде РФ Премьер-министры. 

Тагын бер юнәлеш, Дмитрий Медведев сүзләренчә, табиблар квалификациясенщ кагыла. "Аларның профессиональ үсешләре медицина технологияләре үсешенә өлгереп барырга тиеш. Әлбәттә, белем алу даими рәвештә барырга тиеш, бу профессиональ стандартларга нигезләнгән яңа мәгариф технологияләрен таләп итә. Аларны гамәлгә кертүне тизләтергә кирәк, дәвалауның заманча беркетмәләрен дә", - диде ул. 

Тагын бер мөһим мәсьәлә - дәүләт сатып алулары кысаларында халыкны арзан, сыйфатлы, эффектив дарулар белән тәэмин итү. "Хәзерге вакытта дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алу күләме 300 млрд. сумнан арта. Бу илдәге дарулар базарының өчтән бер өлешеннән артык. Һәм без бу акчага яхшы бәягә иң сыйфатлы дарулар сатып алынуын телибез. Моның өчен механизм кирәк, бигрәк тә Россия һәм чит ил дарулары бәясе арасы зур булмасын өчен, - дип ассызыклады РФ Премьер-министры. - Моннан тыш, җитештерүчедән кулланучыга кадәр препарат хәрәкәтен тикшерү өчен нәтиҗәле чаралар булдыру кирәк". 

Экологиягә килгәндә, Дмитрий Медведев искәртте, киләсе елда Россиядә әйләнә-тирә мохиткә багышланган күп төрле мөһим чара узачак. Бу, аерым алганда, калдыклар полигоннарын, сәнәгать калдыклары чүплекләрен бетерү, су ресурсларын саклап куллану һәм сирәк төр хайваннарын, үсемлекләрне аеруча саклаулы табигать территорияләрен булдыру, булганнарын үстерү аша саклау.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International