Рөстәм Миңнеханов: Электр белән өзлексез тәэмин итү - безнең нефть химиясе кластерының тотрыклы үсеше нигезе ул

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Тукай муниципаль районында "Сетевая компания" ААҖ энергия объектын - Бигеш 220 кВ подстанциясен гамәлгә кертү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, "Сетевая компания" ГАҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле производстволар вәкилләре катнашты. 

Подстанция Түбән Кама энергорайонында нефть-химия комплексын электр белән тәэмин итүнең ышанычлы булуын арттыру өчен кирәк иде. Яңа объект сафка басу белән энергия белән тәэмин итүдә аварияләр мөмкинлеген киметә. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Стратегия - 2030 да нефть химиясе комплексы һәм машина төзелеше тармагы икътисад үсешенең төп нокталары итеп билгеләнгәннәр. Электр белән өзлексез тәэмин итү - безнең нефть химиясе кластерының тотрыклы үсеше нигезе ул, дип ассызыклады ТР Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International