Рөстәм Миңнеханов Израиль дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Цви Хейфец белән очрашты

2016 елның 2 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Израиль дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Цви Хейфец белән очрашты. ОЧрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Яклар Россия-Израиль мөнәсәбәтләре кысаларында Израиль белән Татарстан арасында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

Рөстәм Миңнеханов кыскача республиканың икътисад, инвестицияләр, туризм өлкәләрендәге мөмкинлекләре турында сөйләде. ТР Президенты ассызыклаганча, үзара файдалы элемтәләр төзерлек берничә юнәлеш бар. Аерым алганда, нефть химиясе, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм башка өлкәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International