Рөстәм Миңнеханов һәм Яков Уринсон Татарстанда наноиндустрияне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты

2010 елның 8 декабре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Роснано” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары – копорациянең идарә әгъзасы Яков Уринсон Татарстанда наноиндустрияне алга таба үстерү һәм нанотехнологияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Очрашуда “Роснано” дәүләт корпорациясенең федераль һәм төбәк хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итү департаменты директоры Дмитрий Криницкий, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов, “Газпромбанк” ААҖнең Казандагы филиалы вице-президенты һәм идарәчесе Борис Павлов, “Идея” Инновация-җитештерү технопаркы” ААҖ генераль директоры Сергей Юшко һәм башкалар катнашты.

Татарстанда наноиндустрияне үстерү буенча республика ведомствоара комиисиясе системалы эш алып бара, бу аеруча мөһим кайбер объектлар буенча тәмамланган технологик циклларны формалаштыру эшенә керешергә мөмкинлек бирде.

Очрашу барышында Татарстан Республикасының 2011 елның ноябрендә Мәскәүдә узачак IV Халыкара нанотехнологияләр форумында бердәм күргәзмә экспозициясе белән катнашуы, “Идея” технопаркы базасында наноүлчәмле технологияләр үзәге (әлеге проект “Роснано” дәүләт корпорациясе белән берлеклә гамәлгә ашырыла) оештыру һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышынды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген шулай ук республика башкаласында ачылган “Нанотехнологияләр. Казан-2010” ΙΙ Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсенең экспозициясе белән танышты һәм “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” дигән XI Халыкара конференциядә катнашты. Конференция авиа-, машина төзелеше, нефть химиясе һәм медицинада нанотехнологияләрне куллану проблемаларына багышланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International