Казанда нанотехнологияләргә багышланган халыкара күргәзмә һәм конференция эшли башлады

2010 елның 8 декабре, чәршәмбе
Бүген Казанда “Нанотехнологияләр. Казан-2010” дигән ΙΙ халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ишекләрен ачты. “Казан ярминкәсе”ндә күргәзмәне ачу тантанасы ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Муаед Канкулов, “Роснанотех” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Яков Уринсон һ.б. катнашында узды.

Быелгы күргәзмә Россиянең нанотехнологияләр, наноматериаллар өлкәләрендә фәнни эшләнмәләрне кулланылышка кертергә әзер предприятие -оешмаларын, фәнни-тикшеренү һәм проект институтларын, югары уку йортларын, фәнни лабораторияләрне, сәнәгатьнең төп тармакларына нанотехнологияләр кертү белән шөгыльләнүче фәнни-тикшеренү үзәкләрен үзенә җыйган. Араларында шулай ук чит ил компанияләре вәкилләре дә бар. Узган ел нанотехнологияләргә багышланган тәүге күргәзмәдә 6 дистә компания үз проектларын, эшләнмәләрен тәкъдим иткән булса, быел аларның саны 103 кә җиткән. Аларның яртысыннан артыгы Татарстан компанияләре.

Күргәзмәнең елдан-ел масштаблырак төс ала баруын үз чыгышында парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да билгеләп узды. “Татарстан үзгәртеп коруның беренче елларында ук әле үз алдына сәнәгатен, халык хуҗалыгын анализлап, аны күп функцияле итү бурычын куйган иде. 1990 нчы елларда республика яңа технологияләр, производстволар эзләү, заманча технологияләр үсеше өчен инфраструктура төзү, инвестицияләр җәлеп итү һәм кадрларны укыту юлыннан китте. Моның өчен барлык мөмкинлекләр бар иде - куәтле сәнәгать, бу бурычларны хәл итү өчен кирәкле вузларыбыз, кадрларыбыз да. Алга таба Татарстан илдә беренче булып үз законнары нигезендә “Алабуга” икътисади зонасын төзеде. Бүген республикада Инвестиция-венчур фонды, ИТ- парк, “Химград” кебек инфраструктур институтлар яңа технологияләр, шул исәптән нанотехнологияләр белән шөгыльләнү өчен зур ярдәм итә. Иң мөһиме: дөнья базарында нанотехнологияләрдән башка конкурентлыкка сәләтне саклап булмаячагын җитәкчеләр дә, җитештерүчеләр дә аңлый”, -ди Фәрит Мөхәммәтшин. Дәүләт Советы рәисе сүзләреннән аңлашылганча, быел республика бюджетында модернизация, инновацияле эшчәнлеккә каралган чыгымнарны 7 процентка (6 млрд. сум) арттыруга ирешелгән. 2011 ел бюджетында моны арттыру тенденциясе саклана.

Федераль закон чыгаручылар әле һаман “РФ дә инновацияләр турындагы” канунны кабул итә алмыйлар. Бу закон проекты 5 октябрьдә федераль парламентарийларга эшләп бетерү өчен яңадан кайтарылган. Ә Татрастанда “Инновацияле эшчәнлек турында”гы республика закон да, халык хуҗалыгы тармакларын инновация нигезендә 2015 елга кадәр үстерү турындагы программа да гамәлдә. Фәрит Мөхәммәтшин аларның алга таба да уңышлы гамәлгә ашырыласына өмет белдереп, күргәзмәдә катнашучыларга уңышлар теләде.

“Роснанотех” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Яков Уринсон 21 нче гасырны нанотехнологияләр гасыры дип бәяли. Аның белдерүенчә, 2001-2010 елларда дөньяда нанотехнологияләр базары 54 млрд. доллардан 250 млрд. долларга кадәр үскән. 2015 елга аның күләме 2,5-3 трлн. долларга җитәргә мөмкин. “Россия кешелекнең бу прогрессив эшчәнлеге өлкәсендә әле аз өлешне алып тора. Россия нанотехнрлогияләр белән шөгыльләнүче алдынгы илләр бергәлегенә керсен өчен, безгә якын елларда алга зур алгарыш ясарга кирәк. Моның өчен бездә җитәрлек фәнни-техник мөмкинлекләр дә, интеллектуаль потенциал да бар”, -дип ассызыклады ул. Яков Уринсон фикеренчә, бүген, узган еллардан аермалы буларак, илдә моның өчен кирәкле финанс ресурслары да бар. Бүген “Роснанотех” корпорациясенең генә дә якындагы алты елга кулында 310 млрд. сумнан артык финанс ресурслары бар. Аның сүзләренчә, хәзер шәхси бизнес та нанотехнологияләргә нигезләнгән индустрия үсешенә ышана, аңа үз акчаларын сала. “Боларның барысы да 2015 елга Россиядә нанотехнологияләр базары күләмен 900 млрд. сумга якынлаштырырга ярдәм итәргә тиеш”, -ди Уринсон. “Роснанотех” җитәкчесе урынбасары бу юнәлештә Татарстанның зур өлеш кертүен аерым ассызыклады.

Инде күргәзмәгә килгәндә, быел анда Россиянең 13 шәһәреннән 103 компания катнаша. Аларның 70 проценты Татарстан компанияләре. Кунаклар игътибарына аерым алганда, “Идея” технопаркы, ТР Инвестиция –венчур фонды, республиканың инвестиция, сәнәгый потенциалы турында сөйләүче күләмле экспозиция, “Химград” технополисы мөмкинлекләре, нанотехнологияләр өлкәсендә үз проектларны тәкъдим итүче Казан дәүләт техник, технология, архитектура-төзелеш университетлары һ.б. стендлары тәкъдим ителә. Авиация тармагында кулланылучы наноматериалларга аерым игътибар бирелгән. Күргәзмәне тулыландырып, “Казан ярминкәсе”ндә “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” дигән ΧΙ халыкара конференция дә эшли башлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International