ТР Президенты һәм Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе хезмәт базарындагы вәзгыять хакында фикер алышты

2010 елның 8 декабре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән очрашты.

Очрашуда шулай ук ТР хезмәт, мәшульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Президенты Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Александр Терентьев катнашты.

Михаил Шмаков Татарстан башкаласына ике көнлек эш визиты белән килде.

Очрашуда Татарстан Республикасында һәм тулаем алганда Россиядә хезмәт базарындагы агымдагы вәзгыять, эшсезләрнең санын киметү чаралары, республикадагы социаль хәлгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышынды.

Ноябрь ахыры мәгълүматлары буенча Татарстанда 37,9 мең эшсез теркәлгән. 2010 ел башы мәгълүматлары белән чагыштырганда эшсезләр саны 18,5 мең кешегә кимегән. Бүгенге көндә эшсезлек дәрәҗәсе кимүен дәвам итә һәм икътисади актив халыкның 1,9 процентын тәшкил итә. Татарстанның 16 муниципаль районында эшсезлек дәрәҗәсе республикадагы уртача күрсәткечтән узып китә. Эшсезлекнең иң югары дәрәҗәсе (3,96 процент) Тәтеш муниципаль районында теркәлгән.

Иртәгә, 9 декабрьдә, Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Профсоюзлар федерациясенең хисап-сайлау конференциясендә катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International