Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның CNH International SA и New Holland AG Eguipment башкаручы директоры Франко Фузиньяни җитәкчелегендәге делегация белән очрашуы вакытында “КАМАЗ” ААҖ базасында авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүне алга таба үстерү мәсьәләләре каралды. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында үтте.
Билгеле булганча, узган елның октябрендә “КАМАЗ” ААҖ һәм “Fiat” автоконцернының бүлендек предприятиесе булган Case New Holland арасында авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы җитештерү буенча уртак предприятие төзелгән иде. Бүгенге көндә биредә авыл хуҗалыгы тракторлары һәм комбайннарның икешәр моделе төзелә һәм җыела.
Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашуда белдергәнчә, предприятие уңышлы гына эшләп килә. Аның конкурентлыкка сәләтле продукциясе Россия базарында сорау таба. Президент “КАМАЗ” белән New Holland хезмәттәшлеген уңай бәяләп, ике якның да уртак проект кысаларында үз йөкләмәләрен үтәп килүен ассызыклады.
Очрашуда катнашкан “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин сүзләренә караганда, уртак предприятиенең эш нәтиҗәләре продукциянең конкурентлыгы, ил базарында үз урынын алуы хакында сөйли. CNH International SA и New Holland AG Eguipment делегациясе җитәкчесе Франко Фузиньяни “КАМАЗ” белән ике арада партнерлык мөнәсәбәтләре үсешеннән канәгать булуын җиткерде. Ул проект буенча инвестиция йөкләмәсен үтәп килүләрен искәртеп, 2011 елда проектка финанслар салу дәвам итәчәген ышандырган. Сергей Когогин һәм Франко Фузиньяни киләсе елда тракторларның яңа модификациясен җитештерү хакында да фикерләшкән. Бу модификация тагын да югарырак техник характеристика белән аерылып торачак.
Очрашуда Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Франко Фузиньяни шулай ук киләсе елда җитештерү күләмнәре, республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрен техника белән тәэмин итү мәсьәләсен караган.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.