ТР Президенты Идел буе Ффедераль округы Советының торак-коммуналь хуҗалыгы системасын реформалау мәсьәләләренә багышланган утырышында катнашты

2010 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Новгородта Идел буе федераль округы Советының торак-коммуналь хуҗалык системасын реформалау мәсьәләләренә багышланган утырышында катнаша.

Утырышны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота үткәрә. Советның төп мәсьәләсе буенча фикер алышуга әзерлек буенча эшче төркемне Сарытау губернаторы Павел Ипатов җитәкләгән.

Көн үзәгенә төбәкләрдә торак-коммуналь хуҗалык системасын реформалау, ТКХ идарәсенең заманча мәгълүмат системасы, шулай ук ТКХ системасында дәүләт-шәхси партнерлык мәсьәләләре куелган.

Утырыш кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов доклад белән чыгыш ясар дип ниятләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International