Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында "Майский" теплицалар комбинатында булды. Рөстәм Миңнеханов анда помидорлар үстерү өчен теплицалар блогын карады.
Объект реконструкция барышында торгызылган. Комлпексның гомуми мәйданы - 1,4 гектар. Киләчәктә тагын 4,1 гектар мәйданнарны яңарту көтелә. Бу томатлар җитештерү күләмен елына 900 тоннага җиткерүне мөмкин итәчәк.
"Майский" ТК" ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев хәбәр иткәнчә, яңа блокта иң заманча җиһазлар файдаланыла. Беренче уңышны ноябрь аенда ук җыю планлаштырыла.
Шуннан Рөстәм Миңнехановка энергоүзәкнең икенче чиратын тәкъдим иттеләр. Гомумән энергия үзәге 23,5 МВт электр һәм 21 МВт җылылык энергиясен эшләп чыгара. Әлеге проектны гамәлгә ашыру 20 гектардагы теплицаларның электр һәм җылылыктагы ихтыяҗын каплый.
Аннары Татарстан Президенты комбинат территориясендәге яңа спорт комплексын ачуда катнашты. Ике катлы бина предприятиенең хезмәткәрләр өчен йортлары янында урнашкан. Янында хоккей шугалагы, футбол кыры бар. Балалар өчен уен мәйданчыгы ясалган.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "Майский" ТК" - техник яктан җиһазларны яңартудан кала социаль проектлар үсешенә дә акча кертүче уңышлы предприятие үрнәге ул.
"Болар барысы да сезнең предприятие бүген җитди финанс нәтиҗәләргә ирешә алуы аркасында мөмкин булды. Яшелчәләр базарында конкурентлык зур. Шуңа күрә сату базарын, сатып алучыны табу өчен һәм табыш алу өчен күп көч куярга кирәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.