Рөстәм Миңнеханов: 2010 елда Татарстанда төзелгән торак нәтиҗәләре ТР куркынычсызлык Шурасы утырышында каралачак

2010 елның 10 декабре, җомга
Республикада социаль ипотека программасы буенча 2010 елда сафка басарга тиешле йортларның бер өлешен тапшыру киләсе елга күчерелә. ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин шул хакта җиткерде. Киңәшмәдә шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.

Ел азагы якынлашкан саен, торакны сафка бастыру буенча йөкләмәне үтәп чыгу актуальлеге тагын да арта. Узган атнадагы киңәшмәдә шактый җитәкчеләр Президентның көчле тәнкыйть утына тотылган иде, бүгенге киңәшмә дә шул рухта дәвам итте.

Министр Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә республикада 1 млн. 753 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган. Шуның 47 мең кв. метры соңгы бер атнага туры килә. 25 муниципаль берәмлек торакны сафка бастыру буенча быелгы йөкләмәләрен тулысынча үтәп чыккан. Республикада план йөкләмәсен башкарып чыгу өчен тагын 267 мең. кв метр мәйданны файдалануга тапшырасы бар. “Югары әзерлектәге йортларны анализлау күрсәткәнчә, быелга планлаштырылган 2 млн. 20 мең кв. метр мәйдан үтәлер дияргә нигез бар”, -ди министр. Әмма шул ук вакытта ул социаль ипотека программасы планының ахыргача үтәлмәячәген искәртте. Узган бер атна эчендә республикада социаль ипотека буенча 1,4 мең кв. метр торак сафка бастырылган. Дәүләт торак фонды программасы буенча барлыгы 424 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Шул ук вакытта 11 муниципалитет – Алексеевски, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Мамадыш, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас районнары һәм Казан шәһәре беркадәр мәйданны сафка бастыру вакытын киләсе елга күчерүне сорап мөрәҗәгать иткән.

Билгеле булганча, республикада быел сафка бастырылырга тиешле социаль торакның зур өлеше - 390,8 мең кв метры нәкъ менә Казан өлешенә туры килә. 9 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, Казанда әлеге программа буенча 113,5 мең кв. метр мәйдандагы торак файдалануга тапшырылган. Бу планның нибары 29 проценты. “Әлмәт һәм Казандагы социаль ипотека объектларында эш барышын көн саен оператив штаб тикшерә. Бүген бу объектларда эшләүчеләр саны 6916 га җиткерелде, ягъни 1172 кешегә арттырылды. Программаны бары төзүчеләр санын арттырып, яки хезмәт җитештерүчәнлеген кинәт күтәреп кенә үтәп була. Шулай да могҗизага өметләнү урынсыз. Быел болар гына коткармас, иң мөһиме: 2011 елгы төзелешне тиешенчә тәэмин итү кирәк”, - дип ассызыклады Ирек Фәйзуллин.

Аның белдерүенчә, Казан буенча быелга планлаштырылган күләмнең 105,5 мең кв. метрын сафка бастыру киләсе елга күчерелә. Аның төп өлешен Азинодагы 6 нчы төзелеш микрорайоны (6-1,6-2,6-3,6-4,6-5 нче торак йортлар) объектлары тәшкил итә. Подрядчылары – “Союзшахтоосушение”, “Теплоградстрой” һ.б. Киңәшмәдә моны технологик сәбәпләргә бәйләп аңлаттылар -эшне төзелеш башланганнан алып ук 3 сменалы итеп оештырыга кирәк булган икән. “Бу йортларны 31 декабрьгә кадәр тиешле сыйфат белән тәэмин итү мөмкин түгел”, -ди Ирек Фәйзуллин. Шул ук вакытта ул академик Павлов урамында социаль ипотека буенча төзелгән йортны үрнәк итеп китерде. Аны “Казанцентрстрой” җәмгыяте кыска вакыт эчендә сафка бастыра алган. Бүген биредә өй туйларын уздыручыларны котларга Президент Рөстәм Миңнеханов та киләчәк.

Быелгы сабакны файдаланып, киләсе ел төзелешләрен вакытында алып бару хәзер иң төп бурыч. Моны Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә тагын бер тапкыр ассызыклады. Төзелеше быел башлап калдырылырга тиешле 74 объектның 70 е буенча бүген заказчылар белән килешү төзелгән. 59 объект буенча подряд оешмалары белән килешү имзаланган. 38 объектта эшләр инде башланган. Шул ук вакытта тагын 38 объектның проект-смета документлары юк. Казандагы берничә объект буенча төзелеш өчен җир участоклары да бүленмәгән. Югыйсә, август аенда ук Президент 2011 ел программасын формалаштыра башлау, төзелеш өчен җир мәсьәләләрен чишү бурычын куйган иде. Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин белдергәнчә, әлеге проблема Казанда гына күзәтелә. Биредә төзелеш өчен җир бүлү планы гел үзгәреп тора. Президентның моңа җавабы кыска булды: “Бу эшлисе килмәү нәтиҗәсе. Әгәр эшлисегез килми икән, әйтегез. Без яңадан тәрбияләү белән шөгыльләнмибез”.

Рөстәм Миңнеханов ел ахырында узачак киңәшмәдә барлык муниципалитетлар, җаваплы министрлык-ведомстволарның башкарылган эшләренә бәя биреләчәген искәртте. “Сезгә төзәлергә әле вакыт бар. Планлы, системалы эшләргә кирәк. Бу 2011 елда нәтиҗәле эшләү өчен кирәк”, дип ул бөтен мөмкинлекләрне мобилизацияләргә чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International