Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иокогава Электрик Корпорейшн» компаниясе (Япония) президенты Такаши Нишиджима белән очрашты.
Очрашу Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә узды. Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика эре нефть, газ, химия предприятиеләре вәкилләре, Татарстан югары уку йортлары җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Такаши Нишиджимага Татарстан нефть, газ, химия форумы катнашкан өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән «Иокогава» компаниясе арасындагы үзара мөнәсәбәтләр берничә ел инде пданлы рәвештә үсә. «Хезмәттәшлегебез чорында «Иокогава» республика территориясендә берничә инвестицион проектны гамәлгә ашыруда катнашты», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, «Иокогава» компаниясе катнашында җитештерүләрне автоматлаштыру өлкәсендә Казан илебездәге инжиниринг үзәкләрнең берсенә әверелде. «Иокогава-Казан» хәл ителешләр инжиниринг үзәге дә үсеш динамикасында.
Рөстәм Миңнеханов Такаши Нишиджимага Татарстан мәгариф үзәкләрендәге эштә катнашулары һәм мәктәпләрдә химияне тирәнтен өйрәнү өчен мәгълүмат технологияләрен керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«Без коллегаларыбыз белән Татарстан нефть, газ, химия комплексындагы стратегик проектлар буенча хезмәттәшлекне дәвам итәргә телибез, шул исәптән «Нижнекамскнефтехим»да, «ТАНЕКО»да, «Аммоний-2»дә, «Казаньоргсинтез»да һәм башкаларда», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Иокогава» компаниясенең Иннополис университеты белән төрле яклы хезмәттәшлекне башлап җибәрү турындагы карарын хуплады.
Такаши Нишиджима үз чиратында Казандагы нефть, газ, химия форумын оештыруны югары бәяләде. Ул шулай ук Татарстан җитәкчелегенә республика территориясендә проектларны гамәлгә ашырганда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән «Иокогава Электрик БДБ» ҖЧҖ арасында килешү имзаланды.