Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Волгоград өлкәсе делегациясе әгъзаларына Татарстанның It–тармагын үстерү перспективалары тәкъдим ителде
2010 елның 12 декабре, якшәмбе
Якындагы 5–7 елда Татарстан тулай төбәк продуктында It–тармагы өлеше 7–10 процент тәшкил итәргә тиеш. Моның өчен республикага 20 мең тирәсе It-белгечне җәлеп итәргә кирәк.
Бу хакта бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Динар Насыйров Казанның It-паркында Волгоград өлкәсе делегациясе әгъзаларына белдерде. Волгоград өлкәсе губернаторы Анатолий Бровко башлыгындагы кунаклар югары технологияләр өлкәсе технопаркында Татарстан Республикасына ике көнлек эшлекле визит кысаларында булды. Делегацияне ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева һ.б. озатып йөрде.
It-паркта делегация әгъзалары өчен “Электрон Татарстан” һәм “Электрон документ әйләнеше” инновацион проектлары тәкъдим ителде, шулай ук It-паркның эше белән таныштылар. Кунакларга Татарстанның It–тармагын үстерү перспективаларын тәкъдим иттеләр.
Проектларны тәкъдим итү вакытында Динар Насыйров белдерүенчә, югары технологияләр өлкәсендә технопарк республикада федераль программа буенча беренчеләрдән буларак төзелде. Анда it-бизнес өчен инфраструктура үсеш алган. Технопаркның «Дата-үзәге» дәүләт мәгълүмат системаларын һәм ресурсларын, шулай ук технопарк компания-резидентлары серверларын урнаштыру зонасы булып тора. Министр урынбасары сүзләренчә, Татарстанда It–тармагын үстерүнең чираттагы этабы булып It–авыл төзү тора.
“ТР Электрон Хөкүмәт” проекты республикада 2005 елдан башлап уңышлы эшләп килә. Бу проект кысаларында “Электрон документ әйләнеше” проекты гамәлгә ашырыла. Бүген кунакларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков шуның белән таныштырды. Аның фикеренчә, хәзерге вакытта яңа технологияләр кертүне тизләтү төп бурыч булып тора. Бу үз-үзен аклый торган проект”, - дип ассызыклады ул.
Аннары Волгоград өлкәсе кунаклары Универсиада авылында булды. Делегация әгъзалары студентлар яши һәм дәрес хәзерли торган бүлмәләрне һәм башка биналарны карады. Алар Универсиада авылы тирәсендә урнашкан «Буревестник» бассейннында да булды.
Шулай ук визитның бүгенге программасында Казан метрополитенында булу һәм Казан Кремленә экскурсия планлаштырылган.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз