Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан белән Франция арасында тышк сәүдә әйләнешен арттырырга кирәк"

2010 елның 13 декабре, дүшәмбе
Татарстан башкаласына Франциянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан де Глиниасти җитәкчелегендәге делегация килде. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Илче һәм делагация әгъзалары белән очрашты.

Жан де Глиниастиның әлеге вазифада бу Татарстанга икенче сәфәре. Беренче тапкыр ул республикага 2009 елда килгән иде. Бүгенге визитка исә агымдагы елның сентябрендә Сочида узган Халыкара инвестиция форумында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу этәргеч биргән. Татарстан башлыгы очрашуны Илчегә рәхмәт сүзләреннән башлады. “Сезнең белән форум вакытында Татарстанга составында эшлекле даирә вәкилләре дә булган делегация сәфәрен оештыру турында килешкән идек. Ниятнең чынга ашуына шатбыз. Сез моның белән конкрет, үз сүзегездә тора торган кеше булуыгызны расладыгыз”,- дип белдерде Президент. Рөстәм Миңнеханов бу визит ике арадагы мөнәсәбәтләр үсешенә җитди этәргеч бирер, дип саный.

Республика башлыгы искәрткәнчә, Франция Россия, шул исәптән Татрастан өчен дә төп партнер булды һәм алга таба да шулай булачак. 1994 елдан бирле Франциядә Татарстанның Вәкаләтле вәкиллеге эшли. 2008 елда ике арада тышкы сәүдә әйләнеше күләме 400 млн. доллардан арткан. Узган елгы икътисади кризис сәүдә әйләнеше күләменә беркадәр йогынты ясаса да, перспективалар өчен борчылмыйлар. Уңышлы эшләп килүче уртак предприятиеләр үрнәге оптимизм уята. Бүгенге көндә Татарстанда Франция капиталы катнашында төзелгән сәнәгый газлар, автоматик көйләү өчен җиһазлар, резин эшләнмәләр җитештерү, күпләп сату өлкәләренә караган 5 уртак предприятие эшли. Франциянең “Шнейдер Электрик” компаниясе белән электр энергетикасы өлкәсендә хезмәттәшлек үсә. 2007 елда Зәйдә әлеге компания технологиясенә нигезләнгән “ТатЭК” ЯАҖ, блоклы трансформатор подстанцияләре чыгаручы завод төзелде. 2008 елда Лаеш районында “Шнейдер Электрик”ның заманча электр җиһазлары җитештерү буенча тагын бер заводы ачылды. 2009 елда Түбән Камада нефть эшкәртү заводлары комплексы проектына ярдәм буенча компаниянең офисы ачылды.Узган елның маенда Франциянең Мәскәүдәге илчелегендә “Эр Ликид Алабуга” компаниясенә (Франциянең Эр Ликид” компаниясе катнашында төзелгән) “Алабуга” МИЗ да резидент сыйфатында теркәлүе турында таныклык тапшырылды. Заводның егәрлеге тәүлегенә 200 тонна сыек кислород һәм азык җитештерүгә исәпләнгән. Рөстәм Миңнеханов бәяләгәнчә, бу Франция бизнесының алга карап перспективага эшләвенең матур үрнәге. Татарстанда эшләүче башка танылган Франция компанияләренә килгәндә, алар арасында һавадагы хәрәкәт белән идарә системалары җитештерүче “Томсон”, телекоммуникацияләр өлкәсендә махсуслашкан “Алкатель”, Казан метрополитены төзелешендә катнашучы “Альстом” һ.б. күрергә мөмкин. Шулай ук “Еврокоптер” проекты кысаларында Ми-38 вертолеты проектын төзү буенча француз фирмалары белән хезмәттәшлекнең уңай тәҗрибәсе бар. Шактый гына уртак проектлар агросәнәгать өлкәсенә карый. Президент ассызыклаганча, бу юнәлешләр алга таба да перспективалы булып кала. “Татарстан нефть химиясе, машина төзелеше ныклы үскән төбәк. Сездә бу юнәлештә эшләүче бизнес Татарстанда да тәкъдим ителә ала”, -дип мөрәҗәгать итте ул Илчегә. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хезмәттәшлекне тагын да активлаштырырга кирәк. Тагын да нәтиҗәлерәк эшләү өчен, ди ул, бернинди киртәләр юк. Агымдагы елның сентябрендә Татарстанда Франциянең Шампань –Арденны провинциясе делегациясе дә булып киткән иде. Миңнеханов сүзләренә караганда, хезмәттәшлекнең мондый формасы илләр төбәкләре мөмкинлекләрен якыннан өйрәнергә ярдәм итә.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Франция белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек икътисади багланышлар белән генә чикләнми. Гасырлар буе ике арада мәгариф өлкәсендә багланышлар үскән. Президент фикеренчә, бу өлкәдә хезмәттәшлек алга таба да дәвам итәргә тиеш. Бүген Татарстанда белгечләрне әзерләү һәм яңадан әзерләү буенча программа гамәлдә. Бу җәһәттән Франциядәге ныклы мәгариф, фән базасы кызыксыну уята. Россиядәге мәгариф һәм фәнни база, үз чиратында, французлар өчен кызыклы. 2010 ел Россиядә Франция, Франциядә Россия елы булу ягыннан да әһәмиятле. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, ул ике ил башкалалары белән генә чикләнми, ә барлык төбәкләрне колачлый. Республикада да бу уңайдан, күргәзмәләр, семинарлар, фестивальләр һ.б. чаралар оештырылды.

Илче Жан де Глиниасти, үз чиратында, ике арада моңарчы булган багланышларны унышлы дип бәяләп, киләчәктә хезмәттәшлек тагын да яхшырак булырга тиеш, дип искәртте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International