Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән республиканың Биектау районында булды. “Бөреле” ЯАҖ кырында ул авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре белән очрашып сөйләште.
Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Татарстан Президентына кәбестә белән бәрәңге уңышы турында сөйләде. Районда бәрәңге 5 хуҗалыкта 600 гектар мәйданда үстерелә. Хәзерге вакытта 120 гектарда җыеп алынган, уртача уңыш гектарыннан 200 центнер тәшкил итә, бу исә былтыргы күрсәткечләрдән түбәнрәк. “Коры җәйнең йогынтысы бу”, - диде шул уңайдан Рөстәм Кәлимуллин.
ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Биектау районында соңгы берничә елда үсемлекчелек буенча үсеш күзәтелә. Аграр тармак башлыгы шулай ук республикада авыл кешеләренә ярдәм буенча программалар гамәлдә булуын, шул исәптән яңа техника алганда финанслашу мөмкинлеген искәртте.
Рөстәм Миңнеханов очкычтан кырларны караганда эшкәртелмәгән берничә участок күренүен белдерде һәм район башлыгына җирне эшсез тик яткырмаска киңәш итте.