ТР Хөкүмәте башлыгы алты дистәдән артык татарстанлыга дәүләт бүләкләрен тапшырды

2010 елның 14 декабре, сишәмбе

Бүген Казан Кремленың вәкаллекле корпусында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән, миңа куанычлы гамәл – республиканың сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният өлкәләрендә, сәнәгатьнең төрле тармагында иң уңышлы эшләүче вәкилләрен һәм хезмәт коллективлары әгъзаларын бүләкләү вазифасы салынды, дип 6 дистәдән артык бүләкләнүчегә мөрәҗәгать итте ТР Премьер-министры Илдар Халиков.

Россия Федерациясе Президенты Указы белән, Казан дәүләт медицина университетының кафедра мөдире Наил Әмировка Дуслык ордены, “Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” ААҖ баш инженеры Роберт Галиев һәм “Россия телевизион һәм радио тапшыру челтәре” ФДУП башкаручы директоры Владимир Якимовка II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале бирелде.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, 6 кеше “Фидакарь хезмәт өчен” медалена ия булды. Алар арасында ТР Мәдәният министрлыгының Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренең өстәмә һөнәри белем бирү институты ректоры Роза Богоутдинова, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды аппараты җитәкчесе Рамия Әхмәтҗанова, “Газпром” ААҖнең “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Алдексей Попов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика мәгълүмат-хисаплау үзәге директоры урынбасары Рафинат Мостафин һ.б. бар.

Тагын 14 кешегә Россиянең атказанган фән эшлеклесе, югары мәктәп хезмәткәре, элемтә хезмәткәре, машина төзүчесе, мәдәният хезмәткәре, табибы, артисты, һәм 39 кешегә Татарстанның халык артисты, халык рәссамы, атказанган фән эшлеклесе, сәнгать эшлеклесе, табибы, элемтә хезмәткәре, транспорт хезмәткәре, төзүчесе, укытучысы, икътисадчысы, авыл хуҗалыгы хезмәткәре, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре, халыкны социаль яклау хезмәткәре, физик культура хезмәткәре, атказанган артисты һәм мәдәният хезмәткәре кебек мактаулы исемнәре бирелде.

Татарстан Россия Федерациясендә дә, чит илләрдә дә танылу ала бара, республикабыз тормыш-яшәешнең төрле өлкәсендә, төрле тармак буенча федерация күләмендә лидер төбәк санала – монда сезнең өлешегез һәм сез эшләгән коллективларның да казанышы бар, дип басым ясап әйтте республика Хөкүмәте башлыгы. Татарстан һөнәрмәннәре, белгечләре казанышларын, фидакарь хезмәтен билгеләп үтәргә тырыша, киләчәктә дә сынатмассыз дип өмет баглый, диде И.Халиков дәүләт бүләкләре бирелү белән Татарстан Президенты исеменнән котлап.

Дәүләтебез бүләгенә ия булуым дулкынландыра, үзебезнең Хөкүмәтебез җитәкчесе кулыннан аны кабул итү зур җаваплылык бирә, диде җавап сүзе белән чыккан орден кавалеры Наил Әмиров. Ә мине “Россия Федерациясенең атказанган артисты” дигән исем канатландыра, Татарстан һәм Россия театр эшлеклеләре оешмаларына үз исемемнән, шулай ук барыбыз исеменнән дә Татарстан һәм Россия Федерациясе җитәкчеләренә рәхмәт белдерәм, диде чыгышында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фидания Нуруллина (Дания Нурлы).

Тантанада Премьер-министр И.Халиков белән аерым-аерым да, бергәләп тә фотосурәткә төшкәч, быел дәүләт бүләкләренә ия булган зур бер төркем рухланып, алга таба да дәрәҗәне төшермәскә вәгъдәләп, хезмәт урыннарына таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International