Рөстәм Миңнеханов: Без элемтәләребезне киңәйтү яклы һәм Татарастандагы Германия бизнесына ярдәм итеп торабыз

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Без элемтәләребезне киңәйтү яклы һәм Татарастандагы Германия бизнесына ярдәм итеп торабыз. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Германия Машина төзүчеләре берлеге (VDMA) җитәкчелеге белән очрашуында белдерде. 

Очрашу Франкфурте-на-Майне шәһәрендә Германия Машина төзүчеләре берлеге (VDMA) штаб-фатирында Рөстәм Миңнехановның Германиягә эш визиты кысаларында үтте. 

Германия Машина төзүчеләре берлегебаш идарәчесе Тило Борман, чыгышында белдергәнчә, машина төзелеше тармагы Германиядә - иң мөһимнәренең берсе, аның табышы 218 млрд евро тәшкил итә, бу өлкәдә милллионга якын кеше хезмәт итә. Биредә күбесенчә вак һәм урта предприятиеләр эшли, анда 200 ләп кеше хезмәт итә. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләгнәчә, һичшиксез Германиянең машина төзелеше тармагы - дөньядагы иң яхшыларының берсе һәм Татарстан Республикасының хезмәттәшлек итүгә ихтыяҗы көчле. 

ТР Президенты хәбәр иткәнчә, аның Саксония, Тюрингия, Бавариядә Татарстан делегацияләре белән булганы бар, планнарда - Түбән Саксония, Төньяк Рейн-Вестфалиягә бару. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстан республикасы турында сөйләде - аның социаль-икътисадый һәм сәнәгатьтәге мөмкинлекләре турында. Хәзерге вакытта Татарстанда Германиядән 80 компания эшли. Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы Германия бизнесына энергетика, нефть химиясе, автомобиль төзелеше, самолетлар төзү, машина төзелеше, ИТ һәм башка югары технологияләр, агросәнәгать комплексы, инжиниринг, медицина, төзелеш һәм башка тармакдарда кызык булырга мөмкин. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан делегациясе быел Германиядәге "DLG Кыр көннәрендә" катнашты. Без Германиядә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасын, машиналарны, җиһазларны киң кулланабыз, һәм аларның югары сыйфатында шик юк, диде ул. 

Икътисадый вәзгыять аркасында, дип билгеләде ТР Президенты, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең Германиядә җитештерелгән техниканы сатып алуда мөмкинлекләре чикләнде. Ләкин Россия җитештерүчеләре өчен субсидияләр бар. Германия компанияләрендә Россия территориясендә производстволарын урнаштыру мөмкинлеге бар, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм Татарстан шуңа мәйданчык була ала. 

Очрашу ахырында Татарстан Президенты Германия машина төзүчеләре берлеге җитәкчелеген Татарстан Республикасына чакырды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстанга төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек мөмкинлеген билгеләүче эш төрекемнәрен дә чакырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International