Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Малайзиядә Путраджая административ үзәген һәм “Сепанг” Халыкара автодромын карады
2010 елның 15 декабре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Малайзиягә эш визиты кысаларында “Путраджая” корпорациясе рәисе Тан Сри Шәмсетдин Осман белән очрашты.
Путраджая шәһәре башлыгы Татарстан Республикасы делегациясе өчен презентация үткәрде, дәүләт учреждениеләре эшчәнлеген локальләштерү һәм оештыру мәсьәләсенә карата үз фикерен белдерде.
Путраджая – Малайзия башкаласы Куала-Лумпур шәһәреннән 20 чакрым көньякта урнашкан Малайзиянең яңа административ үзәге. Үзәккә 1995 елның 19 октябрендә нигез салынган. Биредә Малайзия Премьер-министры һәм Хөкүмәтенең резиденциясе урнашкан. Федераль территория статусына ия. Шәһәрдә 70 меңнән артык кеше яши.
Кала үзенчәлекле “шәһәр бакчасы” буларак уйланыла, биләгән мәйданының 40 проценты урман-парк зоналары өчен резервацияләнгән. Планга шулай ук ачык киңлекләр һәм киң бульварлар челтәре дә кертелә. Төзелеш эшләре 1995 елның августында башлана, ул Малайзиядәге иң зур һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге иң эре проектларның берсе була. Проект Малайзия компанияләре тарафыннан эшләнә һәм гамәлгә ашырыла, бары тик 10 процентын гына чит илләрдән кертелгән материаллар тәшкил итә.Экологияне саклауга йөз тоткан Путраджаяның уникаль үзенчәлекләре рәтенә ясалма күл, тематик спорт һәм яшел паркларны (мисал өчен, җиләк-җимеш агачлары паркы, авыл хуҗалыгы культуралары паркы, тигезлек флорасы паркы) кертергә мөмкин. Тан Сри Шәмсетдин Осман ассызыклап үткәнчә, мондый парклар мәктәп укучылары өчен белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный. Ул шулай ук Путраджаяның шәһәр халкын иҗтимагый активлыкка җәлеп итәргә омтылуын билгеләп үтте. Бу уңайдан даими рәвештә бәйрәмнәр, мәдәни чаралар, конференцияләр, социаль әһәмияткә ия проблемалар буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрелә.
Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары зур кызыксыну белән Путраджаяның инфраструктурасы һәм шәһәр төзелеше карарлары белән танышты.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар “Сепанг” Халыкара автодромын карады. Танышу барышында кунакларга автодромның техник һәм инфраструктур үзенчәлекләре күрсәтелде, ярышларны оештыру һәм үткәрү буенча аңлатмалар бирелде. Рөстәм Миңнеханов мотоциклет узышларында катнашучы спортчылар белән аралашты һәм истәлек китабында үз язмасын калдырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз