Бүген Франкфурт-на-Майнада Messe Frankfurt халыкара күргәзмәләр комплексы территориясендә «Автомеханика–2016» запас частьләр, җайланмалар һәм автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды.
Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Күргәзмә ачылыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Messe Frankfurt халыкара күргәзмәләр комплексы президенты Вольфганг Марцин белән әңәгәмә корды. Марцин әфәнде хәбәр иткәнчә, «Автомеханика–2016» күргәзмәсе ике елга бер мәртәбә уздырыла, дөньяда иң зур автокомпонентлар күргәзмәсе булып тора. Быел аңа 4800 катнашучы җыелган. Шулай ук Вольфганг Марцин "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге белән хезмәттәшлек итү планнары турында да сөйләде. «Казан ярминкәсе» ААҖ генераль директоры Лев Семёнов билгеләп үткәнчә, әлегә халыкара күргәзмәләр комплексының төзелүче "Казань ЭКСПО" күргәзмәләр үзәгенең операторы сыйфатында катнашуы мәсьәләсе карала.
Аннары «Автомеханика-2016» ачу тантансы башланды. Messe Frankfurt комплексы идарәчесе Детлеф Браун кунакларга һәм катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны сәхнәгә чакырып, Браун әфәнде Татарстанны Россия Федерациясенең иң алга киткән төбәкләреннән берсе дип атады. Ул 2018 елда Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узачагы турында, Татарстан башкаласы белән Франкфурт-на-Майнаны турыдан-туры һава юллары тоташтыру турында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, «Автомеханика–2016» күргәзмәсен ачуда Татарстан Республикасы делегациясе бик теләп катнаша.
Бу чара бөтендөнья автомобиль сәнәгате вәкилләрен үзенә җәлеп итә, шул исәптән Россиядән дә, диде Татарстан Республикасы Президенты, Россияне бүген аның алга киткән һәм сәнәгате үсеш алган төбәкләренең берсе – Татарстан Республикасы тәкъдир итә. Ышанам, халыкара сәяси климат, һичшиксез, яхшырачак. Бүген безнең бурыч – бизнеска дөрес сигнал бирү, дип белдерде Татарстан Президенты. Безне алдынгы немец технологияләре белән танышу мөмкинлеге сөендерә, тәҗрибә алмашырга һәм үзара файдалы хезмәттәшлеккә әзербез, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул хәбәр иткәнчә, Франкфурт ярминкәсе ярдәмендә Татарстан даими рәвештә күргәзмәләр уздыра. 2016 елның февралендә немец коллегаларыбыз катнашында Казанда 2 нче Халыкара Форум Автомобиль төзелеше форумы оештырылды, диде ТР Президенты .
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан-Германия товар әйләнеше 2015 елда 1 млрд евродан артып киткән, инвестицияләр күләме – якынча 1 млрд евро.
«КАМАЗ» Татарстан автогиганты белән «Даймлер» немец компаниясе арасындагы хезмәттәшлек – шуның ачык мисалы», - диде ТР Президенты.
Татарстанда Германиядән инвестицияләр кертелгән 80 предприятие эшли. Татарстан «Сименс» (элемтә, энергетика, җайланмалар лизингы); «БАСФ» (химик продукция); «Бош» (машина төзелеше); «Краус Мафай» (нефть химиясе); «Линде» (химия); «Кнорр-Бремзе» (автомобильләр өчен комплектлаучылар); «Цанрадфабрик» («КАМАЗ» өчен тапшыру коробкалары); «SAP» (программа белән тәэмин итү) һәм башка күп компанияләр белән хезмәттәшлек итә.
«Хөрмәтле әфәнделәр һәм ханымнар! Сезне Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә чакырам һәм «Автомеханика–2016» күргәзмәсе ачылу белән тагын бер кат котлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шуннан соң Вольфганг Марцин белән бергә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары "ZF Friedrichshafen AG", "ZF Services", "HELLA KGaA Hueck & Co", "ThyssenKrupp Bilstein GmbH", "Bosch" компанияләре стендлары белән танышты.