Рөстәм Миңнеханов Мерк компаниясенең эшлекле иртәнге ашында катнашты

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәре (2016 елның 12-13 сентябре) кысаларында Мерк (Merck) компаниясенең эшлекле иртәнге ашында катнашты. Очрашу Дармштадт шәһәрендә компаниянең штаб-квартирасында узды.
Компанияне идарәсе әгъзасы, Мерк-сәламәтлек саклау бүлекчәсе генераль директоры Белен Гарийо тәкъдир итте. Ул компания тарихы турында сөйләде, Компания – дөньяда иң өлкән фармацевтика, химия һәм биология компанияләренең берсе. 1995 елдан фирма акционер җәмгыять буларак эшчәнлек алып бара. Мерк (Merck) төркеме предприятиеләре 66 илдә эшләп килә. Хезмәткәрләренең саны 2015 елга 39 000 кеше тәшкил иткән. 
Мерк (Merck) төркеме эшчәнлегенең төп юнәлешләре – югары технологияле материаллар, биофармацевтика һәм лайф-сайнс (биотехнологик тикшеренүләр уздыру, биофармацевтика препаратлары җитештерү өчен кирәкле технологияләр, инструментлар һәм материаллар).
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Мерк (Merck) компаниясе җитәкчелегенә тәкъдир итүне оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, аны компания үсеше динамикасы гаҗәпләндергән, аерым алганда, югары технологияләр җитештерү өчен җаваплы бүлекчәләре үсеше.  
Без автомобильләр җитештерүче төбәк һәм сез җитештергән материаллар безнең өчен кызыклы, диде Татарстан Республикасы Президенты. Шулай ук безне фармацевтика юнәлеше дә кызыксындыра, Россия базары бик зур, барлык бу юнәлешләр перспективалы, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты төрле рәвешләрдәге хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде. Без сезне инфраструктура белән дә, кадрлар белән дә тәэмин итәргә әзер, диде ул.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов «Татхимфармпрепараты" АҖ белән бергәләп дару препаратлары җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек рәвешләрен эшләрлек уртак эш төркеме төзергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International