Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР рәсми делегациясе Новосибирскида
2010 елның 15 декабре, чәршәмбе
Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР рәсми делегациясе бу көннәрдә Новосибирскида. Делегация составында – Премьер-министр урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева, Премьер-министр урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, шулай ук эшлекле даирә вәкилләре, фәнни җәмәгатьчелек бар.
Сәфәр программасында В.Чкалов исемендәге Новосибирски авиация-җитештерү берләшмәсендә, Академия шәһәрчегендәге технопаркта, Г.Боресков исемендәге Катализ институтында булу каралган. Моннан тыш, Татарстан делегациясе Россия фәннәр академиясе Себер бүлегенең Күргәзмәләр үзәгендә инновацияле эшләнмәләр экспозициясе белән танышачак, өлкәнең татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сәфәр кысаларында өлкә губернаторы Василий Юрченко белән очрашу ниятләнә, Россия фәннәр академиясенең Себер бүлеге белән “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ арасында хезмәттәшлек Килешүе, делегациянең өлкәгә сәфәре нәтиҗәләре буенча Ниятләр беркетмәсе имзаланачак.
Татарстан белән Новосибирски өлкәсе арасында хезмәттәшлек дистә елдан артык дәвам итә. Ул 1999 елдан бирле Икътисади-сәүдә, фәнни-техник, мәдәни багланышлар турындагы Килешүгә нигезләнә. Ике арада товар әйләнеше күләме 1999 елда 171,3 млн. сум тәшкил итсә, узган ел 2,6 млрд. сум булган. Яңа Килешүне әзерләү һәм имзалау төбәкләр арасындагы товар әйләнеше күләмен арттырырга ярдәм итәчәк. Сибкрай.ру сайты хәбәрләренә караганда, өлкә губернаторы Василий Юрченко Татарстан белән Новосибирски икътисадлары стуруктурасындагы охшашлыкны, уртак максатларны билгеләп үткән. Алар – фән һәм инновацияләр үсешеннән, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүдән гыйбарәт. “Без ике арада булган хезмәттәшлекнең кадерен белеп, төрле өлкәләрдә яңа элемтәләрне актив үстерәчәкбез”, - ди ул.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, төбәкләр бер үк максат белән яши. “Предприятиеләребез өлкәнең фәнни-тикшеренү үзәкләрнең партнеры. Бу сәфәр хезмәттәшлекне үстерүгә яңа этәргеч бирергә мөмкин”, -дип саный Татарстан башлыгы.
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз