Татарстан Президенты ЭЭМның алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр һәм яңа эш автомобильләрен тапшырды

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин полиция участок вәкилләре, патруль-пост хезмәте, идарәләрнең дежур частьләре, Татарстан Республикасы буенча РФ ЭЭМның шәһәр округлары һәм муниципаль районнары буенча бүлекләре хезмәткәрләренә 50 яңа эш автомобильләре тапшырдылар. Чара Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе бинасы янында үтте. 

Полицейскийларны автопаркларына яңа машиналар өстәлү белән котлап, Татарстан Президенты билгеләгәнчә, иҗтимагый иминлек һәм гражданнарны сакалау дәрәҗәсе материаль-техник яткан тәэмин ителешкә һәм заманча инновацион технологиялщрне куллану дәрәҗәсенә бәйле. 

"Алда зур күләмле чаралар - Россия күләмендә генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдәге чаралар. Сезнең бурычыгыз - нәтиҗәле эшне тәэмин итү. Ышанабыз, Татарстан ЭЭМ бүлекчәләре - югары дәрҗәдәге белгечләр ул. Сезне ышандыра алам: без сезгә ышанабыз, сезгә таянабыз һәм сезгә ярдә митеп торачакбыз", - дип ассызыклады ул. 

Дежур частьларга 15 автомобиль УАЗ-396222 һәм патруль-пост хезмәте бүлекчәләренә 15 автомобиль УАЗ-Патриот федераль акчага алынды, тагын полиция участок вәкилләренә 20 автомобиль ВАЗ-21214 сатып алу республика бюджетыннан тәэмин ителде. 

Тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов һәм Артем Хохорин ЭЭМ ның алдынгы хезмәткәрләренә иҗтимагый иминликне тәэмин итү һәм хезмәт бурычын үтәүдә күрсәткән кыюлык һәм хезмәттәге югары күрсәткечләр өчен дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар. Хезмәтләрен фидакарь башкарулары өчен ЭЭМ ның 6 хезмәткәре Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә лаек булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International