Казанда быел социаль ипотека буенча планлаштырылган мәйданның 280 мең кв. метрга якыны гына өлгерәчәк

2010 елның 17 декабре, җомга
Быел республикада план йөкләмәсе буенча 2 млн. 20 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылырга тиеш булса, бүгенгә аның 90 проценты үтәлгән -1 млн. 811 мең кв. метр мәйдан торгызылган. Шуның 58 мең кв. метры соңгы бер атнадагы кызу эш нәтиҗәсе. Ел ахырына кадәр калган ике атнадан артык вакыт эчендә планны үтәп чыгу өчен 209 мең кв. метр мәйданны сафка бастырасы бар. Төрле программалар ярдәмендә быелгы план, гомумән алганда, үтәлсә дә, социаль ипотека программасы буенча йөкләмә үтәлмәячәк. Бу мәсьәлә бүген тагын бер тапкыр ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә күтәрелде.

Быел республикада социаль ипотека программасы буенча 820 мең кв. м мәйданда торак файдалануга тапшыру планлаштырылган булса, шуның 716 мең кв. метры бу ел ахырына өлгертеләчәк. Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгат Абдуллин шулай дип ышандыра. Ләкин бүгенгә планның 56 проценты гына үтәлгән. Сафка бастырылган 450,2 мең кв. метр мәйданның 26,2 мең кв. метры соңгы бер атнада башкарылган. Социаль ипотека буенча республикада иң зур план йөкләмәсен, белгәнебезчә, быел Казан шәһәре алган иде. Ел ахырына кадәр башкалада 391 мең кв. метр мәйданда торак сафка басарга тиеш иде. Әлегә шуның 130 мең кв. метры (33 проценты гына) файдалануга тапшырылган. Соңгы бер атнада Фучик урамында гомуми мәйданы 20,2 мең кв. метр булган өч торак йорт, Дементьев урамындагы 5 мең кв. метрлы бер йорт төзелеше тәмамланып, аларны файдалануга тапшыру буенча документлар рәсмиләштерү бара. Ел ахырына кадәр 2 нче Азино микрорайонындагы 6 торак йорт төзелешен тәмамлап, файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бүгенге киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин төзелеш мәйданнарына өстәмә рәвештә тагын 1000 кешенең җәлеп ителүен хәбәр итте.

Казан мэры Илсур Метшин белдергәнчә, 391 мең кв. метрның 280 мең кв. метрга якынын быел өлгертәчәкләр. Шулай да 100 мең кв. метрлап мәйдан киләсе елга күчерелә. Казанда социаль ипотека программасы планының өзелүендә шәһәр һәм Дәүләт торак фонды җитәкчелеге бер-берсен гаепли. Башкаручы директор Тәлгат Абдуллин белдергәнчә, торак фонды быел Казанны төзелеш өчен тулысынча финанслар, ресурслар белән тәэмин иткән. Алар өлгертергә тиеш иде, дип саный ул.

Илсур Метшин исә, журналистлар белән булган әңгәмәдә, Дәүләт торак фонды тарафыннан уздырылган тендерда җиңгән кайбер подрядчылар вазифаларын үти алмады, ди. Үз эшен намус белән башкара алмаучылар арасыннан ул “Сфера плюс”, “Гамма плюс”, “Теплоградстрой”, “Татстрой”исемнәрен атап узды. Аның сүзләренә караганда, әлеге компанияләр 1 кв. метр мәйдан өчен түбән бәя тәкъдим итеп, фондның күңеленә хуш килгән. “Ничек кенә булмасын, муниципалитеттан да җаваплылык төшми. Хөкүмәт, Дәүләт торак фонды, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белән бергә быел өлгермәгән йортларны киләсе елның беренче кварталы башында сафка бастыру өчен барысын да эшләячәкбез”, - ди ул.

Президент Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә белдергәнчә, социаль ипотека программасы планын өзүдә гаеп муниципалитетларда да, фондта да бар. “Ел ахырында узачак киңәшмәдә һәркем үз бәясен алыр”, -дип белдерде ул. Аның ассызыклавынча, бүген алга таба эшләү өчен көчләрне берләштерү зарур. Киләсе елга җаваплылык өлкәсен тагын да ачыграк итеп төзергә кирәк, ди ул. Президент төзелүче йортларның һәрберсе норматив таләпләргә җавап бирү буенча җентекләп тикшереләчәген хәбәр итте. Республика башлыгы шулай ук быел күпкатлы йортларда башкарылган капиталь ремонт буенча муниципалитетларга хисап документларын вакытында өлгертү бурычын йөкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International