Бүген "Лукойл" ГАҖнең беренче башкарма вице-президенты Равил Маганов җитәкчелегендәге компания делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Казан Кремлендә үткән очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Ритэк» АҖ генераль директоры Николай Николаев һәм башкалар катнашты.
Кунакларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, "Лукойл" бүген - дөньядагы иң эре компанияләрнең берсе. Без актив рәвештә хезмәттәшлек итәбез, компания Татарстан нефте ярдәмендә дә киңәя, диде ул.
"Лукойл" һәм "Татнефть" компанияләре күп төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итә, дип ассызыклады ТР Президенты, аерым алганда, авыр һәм югары үзле нефтьне чыгару буенча.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел җәй "ТАНЕКО" комплексында акрынайтылган кокслау җайланмасы эшли башлады. Әлеге проектны гамәлгә ашыру август аенда ук мазутны җитештерүне тулысынча туктатырга, шулай ук нефть эшкәртү тирәнлеген һәм ачык төстәге нефть продуктларын арттырырга мөмкинлек бирде.
Аның сүзләренчә, "Лукойл" Татарстан территориясендә берничә эре проектны гамәлгә ашыра, аларның күбесе компаниянең төп эшчәнлегенә бәйле түгел. "Бүген Казанда "Лукойл" ГАҖ нең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына нәтиҗәләр чыгарылдыю Моннан тыш, компания Татарстанда тарихи изге урыннарны торгызуга зур өлеш кертә", - диде ул.
Равил Маганов үз чиратында әйткәнчә, "Лукойл" Татарстан территориясендә 20 ел дәвамында эшли. Бу елларда 1 миллионнан артык тонна нефть чыгарылды. Ягулык сатуның артуы күзәтелә. 2015 ел белән чагыштырганда күрсәткечләр 20 процентка артты.
Равил Маганов билгеләгәнчә, компания төбәктә эшчәнлеген нефть чыгару һәм АЗС лар санын арттыру аша үстерергә тели. Ул ТР Президентына әлеге макстака ирешүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.