Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында үтте.
Очрашу барышында Владимир Чагин Рөстәм Миңнехановка "Ефәк юл - 2016" ралли-рейд нәтиҗәләре турында сөйләде. Раллиның бер өлеше Татарстан башкаласы аша Казан елгасының яры буйлап үтте. Аның сүзләренчә, республика территориясендә һәм спорт чарасының башка өлешләрендә дә оештыру эше югары дәрәҗәдә башкарылган иде.
Искәртик, "Ефәк юл - 2016" узышу ярышында авыр йөк машиналары арасында "КАМАЗ-мастер" командасы беренче һәм икенче урыннарны яулады.
Шулай ук Владимир Чагин ТР Президентвна Татарстан командасының алдагы "Дакар - 2017" раллиена әзерләнүе турында сөйләде, әлеге ярыш Көньяк Африкада киләсе елның гыйнвар аенда башланачак.
Очрашуны йомгаклап, Рөстәм Миңнехановка "КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе "Ефәк юл - 2016" раллиенда җиңүчеләр бүләкләнгән "Ак юлбарыс" истәлекле кубогын тапшырды.