Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кукмара муниципаль районында булды, анда ул Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә төзеләчәк Балалар иҗат йортының беренче нигез ташын салу тантанасында катнашты.
Илдар Халиковны район башлыгы Сергей Димитриев, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев озата йөрде.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков ассызыклаганча, Кукмара районы һәр ел саен яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. “Кайсы гына тармакны алсак та, эшләрегез гөрләп бара. Мәгариф өлкәсендә республика күләмендә бишенче, ә авыл районнары арасында беренче булу – бу югары дәрәҗә. Авыл хуҗалыгында, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә уңышларыгыз горурланып сөйләрлек. Яңа иҗат йорты балаларның талантларын барлау юнәлешендә күп еллар хезмәт итәр дип ышанам”, - диде ул.
Без республика программаларының барысында да катнашып киләбез. Быел да дүрт мәктәп төзекләндерелде, яңа мәдәният йортлары ачылды, тротуарлар, юллар ясалды. Авыл җирлекләрендә дә күп эш башкарыла, дип хәбәр итте Сергей Димитриев.
Аннан соң яңа социаль объектның нигез ташын салу тантанасы узды. Генераль подрядчы сүзләренчә, төзелеш эшләрен бер елдан төгәлләү планлаштырыла.