Бүген Татарстан Республикасы һәм «Промсвязьбанк» ГАҖ арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.
Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Промсвязьбанк» ГАҖ идарәсе рәисе Дмитрий Ананьев куйдылар.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов кабинетында узды.
Имзалау алдыннан яклар алга таба үзара файдалалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Соңрак Дмитрий Ананьев массакүләм мәгълүмат чаралары сорауларына җавап бирде. Аның сүзләренчә, имзаланган килешү - «Промсвязьбанк» ның төбәктәге эшчәнлеге үсешенә таба тагын бер адым.
"Бу профильле юнәлешләрне үстерүгә тагын бер этәргеч, аларны без сезнең төбәктә экспорт-импорт юнәлешләрен киңәйтү һәм аларга ярдәм итүдә күрәбез, - диде Дмитрий Ананьев. - Килешү өстенлекләр бирми, ләкин банк һәм республика җитәкчелеге тарафыннан багланышларны ныгытуга ниятләрне раслый".
«Промсвязьбанк» ГАҖ идарәсе рәисе сүзләренчә, Татарстанда хәзерге вакытта филиаллар челтәрендә биш бүлек бар - дүртесе Казанда, берсе Чаллыда.
Дмитрий Ананьев билгеләгәнчә, банк җитәкчелеге республикада эшләүче банклар арасында лаеклы урынны алырга тырышачак. "Без беренче биш банк арасында булачакбыз, - диде ул. - Беренче өчлек турында әлегә әйтмим, әмма планнар бар. Безнең эшчәнлекнең төп юнәлешләре - кече һәм урта бизнес, экспорт-импорт операцияләре һәм берәмләп сату".