Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Алабуга муниципаль районына килде.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы җимерелергә торган тузган торакта яшәүчеләрне күчерү программасы буенча төзелгән күп фатирлы йортны да барып карарга планлаштырган (Алабуга, М. Покровская ур., 3-4 й.).
Моннан тыш, Илдар Халиков Алабугада шәһәр ял паркының тантаналы ачылышында катнаша (Пионерлар паркы).
Искә төшерәбез, Пионерлар паркы Татарстанда гамәлгә ашырыла торган “Парклар һәм скверлар” республика программасы кысаларында төзекләндерелгән.
Шәһәр паркында территория төзекләндерелгән, махсус өслекле балалар мәйданчыгы, кече архитектура формалары (баскычлар, коймалар, сыннар, яктырткычлар, фонтан) куелган, уен һәм спорт җиһазлары урнаштырылган. Ял итү өчен футбол кыры, велосипед юлы ясалган.