Илдар Халиков Алабугада Пионерлар паркы ачылу тантанасында катнашты

2016 елның 16 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Алабугада Пионерлар паркы ачылу тантанасында катнашты.

Бу чарада шулай ук ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абделганиев, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, шәһәрнең предприятие һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Искә төшерәбез, Алабугада Пионерлар паркы 2015 елда – Парклар һәм скверлар елында төзекләндерелә башлаган иде.

Паркны төзекләндерүгә барлыгы 30 млн. сум тотылган. Бүген шәһәр халкы җитәкчелектән монда туңдырма сатуны оештыруны сорадылар. Геннадий Емельянов алдагы елның җәендә сәүдә оештырылачак дип ышандырды.

Киләчәктә парк элеккеге Мәйданга таба киңәйтеләчәк, монда спортның экстремаль төрләре өчен мәйданчыклар төзү, шулай ук шәһәрнең тарихи өлешенә таба җәяүлеләр сукмагы салу  планлаштырыла.

Илдар Халиков һәм аны озата йөрүчеләр шәһәрдә җимерелергә торган тузган торакта яшәүчеләрне күчерү программасы буенча күптән түгел төзелгән яңа йортларны карадылар. Шушы көннәрдә ике 60 фатирлы йортны файдалануга тапшыру көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International