Мәктәп укучыларының инновацияле фәнни-техник эшләре кабул ителә торган “Перспектива” номинациясе җиңүчеләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. “Безнең төп теләк инновацияләр үсеше, инновацион тирәлек булдыру иде. Бу еллар эчендә әлеге юнәлештә күп эшләр башкарылды, ләкин әле бу юлның башы гына”,- дип саный Президент. Узган елларда инновацияләр үсешендә республикада ирешелгән төп казаныш дип, Рөстәм Миңнеханов Россиядә һәм аннан читтә ярдәм итәргә әзер булган партнерлар табуны һәм үсеш өчен кирәк булган инновацияле инфраструктура булдыруны атады. “Федераль, илкүләм тикшеренү университетлары төзесәк тә, идеяләрне тормышка ашыру, тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешү республика предприятиеләренең актив роленнән башка мөмкин түгел”, -дип ассызыклады Татарстан башлыгы. Президент быелгы конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. “Тәкъдим ителгән проектларның әлегә барысы да яшәргә сәләтле дә түгелдер, ләкин барлык идеяләр шушыннан башлана. Республика җитәкчелеге инновацияләр үсешенә ярдәм итеп килде һәм бу алга таба да дәвам итәчәк. Географияне тагын да киңәйтеп, партнерлар, элемтәләр табачакбыз”, - ди Рөстәм Миңнеханов.
“Перспектива” номинациясе җиңүчеләренә килгәндә, иң яхшы 10 проект авторы кубоклар һәм 25 әр мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде. Алар арасында ионнар ярдәмендә суны эшкәртү сыйфатын арттыру проектын тәкъдим иткән Гөлнур Вафина, информатикадан БДИ га әзерләнү буенча электрон-методик комплекс әзерләгән Оксана Пайзе һ.б. бар.
“Фәнни-техник проблемаларны чишүгә йөз тотучы проектлар катнашкан “Инновацияләр старты” номинациясендә иң яхшы 15 проект авторы бүләкләнде. Аларны бүләкләү өчен сәхнәгә “Россия венчур компаниясе” ААҖ инвестицияләр һәм экспертиза директоры Ян Рязанцев күтәрелде. Бу номинация җиңүчеләренә кубоклар һәм 50 шәр мең сумлык премия тапшырылды. Нанотехнологияләр өлкәсенә караган проектлар катнашкан “Наноимпульс” номинациясендә иң яхшы 10 проект авторы шулай ук алтын кубоклар һәм 50 шәр мең сум премия белән бүләкләнде. “ТР Социаль-икътисади үсеше” номинациясендә республиканың социаль-икътисади һәм гуманитар үсешенә юнәлдерелгән проектлар бәяләнде. Нәтиҗәдә, иң яхшы 10 проект сайлап алынган. Алар арасында Гүзәл Петрованың “Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге бистә-авылларын су белән тәэмин итү проблемасын чишү”, Лилия Фәйзуллинаның “ТР төзелеш комплексын инновацияләргә нигезләнеп үстерү стратегиясен эшләү” проектлары да бар. Бу номинация җиңүчеләре кубоклар һәм 50 шәр мең сумлык премияләр алды. ТР сәнәгать предприятиеләре алдында торган проблемаларга чишелеш эзләүче проектлар “Хезмәттәшлек” номинациясендә бәяләнде. Иң яхшы 10 проект авторларына кубокларны Россия туры һәм венчур инвестицияләре ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен тапшырды. Алар шулай ук 50 шәр мең сум күләмендә премиягә лаек булды. “Елның иң яхшы ачышы”, “Мәгарифтә инновацияләр” номинацияләрендә җиңгән иң яхшы унышлар проект авторы шулай ук алтын кубок һәм 50 шәр мең сум күләмендә премия алды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2025 ел нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.