Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасы сайлауларында: Халык республика үсешенә катышы булуын сизә

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларында тавыш бирде. Ул хатыны белән А.Н. Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университетында урнашкан 42 нче номерлы сайлау участогына килде. 

Тавыш биргәннән соң, ТР Президентына "Мин тавыш бирдем!" кул беләзеген бирделәр, аны бүген Казанда тавыш бирергә килгән һәр гражданга бирәчәкләр. Искәртик, әлеге беләзек көн дәвамында иҗтимагый транспортта түләүсез йөрү хокукын бирә. Беләзек белән бергә "Казан-Арена" стадионындагы бәйрәм чараларына чакыру билетын да тапшыралар. 

Журналистлар белән сөйләшкәндә Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республикада тавыш бирергә килүчеләр саны югары булсын өчен, республикада зур әзерлек эшен үткәрделәр. 

"Халык республика үсешенә катышы булуын сизә. Без бит Мәскәүдә эшлиячәк команданы сайлыйбыз, алар Федераль Җыелышның түбән платасында Татарстан вәкилләре булачак. Бу бик мөһим. Татарстан вәкиллеге лаеклы булыр дип өметләнәм", - дип әйтте ТР Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International