2010 елда Татарстанда 43 615 кеше алимент түләүдән баш тарткан
2010 елның 21 декабре, сишәмбе
2010 елда Республика суд приставлары хезмәтенә 22 млрд. 439 млн. сумлык 1 миллионнан артык башкарма производство тапшырылган. Бер пристав бер ай эчендә уртача 199 суд карарын тормышка ашырган, ягъни теге яки бу өлкә буенча бурычларны җыеп алу юнәлешендә эш алып барган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе башлыгы – баш суд приставы Хәмит Шәрипов белдерде.
Республика суд приставлары хезмәтенә хезмәт хакы буенча бурычларны түләттерү юнәлешендә 30 мең 861 суд карары тапшырылган. Бу карарлар буенча бурычлар 607 млн. 531 мең сум тәшкил иткән. 20 мең 674 суд карары буенча 276 млн. 282 мең сум акча түләттерелгән.
2010 елда хезмәт хакы буенча бурычларны түләттерү юнәлешендә Республика суд приставлары хезмәте бурычлыларның милкен алу өлкәсендә 111 карар чыгарган. Әлеге категория буенча алынган милек 36 млн. 305 мең сум тәшкил иткән. 52 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.