Бүген Татарстан башкаласында Казан Ратушасы алдындагы мәйданда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы дәүләт учреждениеләренә 32 яңа автомобиль ачкычларын тапшыру тантанасы узды. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
“Бу тантана республика урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә ярдәм буенча зур программаның бер элементы булып тора”, - диде үзенең сәламләү сүзендә Илдар Халиков.
Ул 18 сентябрьдә урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен үткәрделәр, дип котлауларга кушылды.
“Соңгы елларда урманны саклау һәм урман хуҗалыгын үстерү буенча сез зур эш башкардыгыз. Аерым алганда, бер генә зур янгын да булмады. Сезгә ышанып, Татарстанга чит илләрдән инвесторлар килде. Бу бүген республикада оештырылган урман сәнәгатенең бик яхшы булуын күрсәтә ”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 32 учреждениесе автомобильләр ала, ел ахырына кадәр барлыгы урманчылар өчен тагын 28 техника берәмлеге алу планлаштырыла, диде ТР Премьер-мминистры.
Аннары яңа автомобиль ачкычлары тапшыру тантанасы булды.