Татарстан белән Башкортстан бергә транспорт элемтәсен үстерүдә эшләячәк
2010 елның 22 декабре, чәршәмбе
Татарстан белән Башкортстан бергә ике республика арасында транспорт элемтәсен үстерүдә эшләячәк. Бу хакта бүген Уфада очрашуда ике республика башлыклары Рөстәм Миңнеханов белән Рөстәм Хәмитов белдерде.
“Без бу тема буенча аерым фикер алышачакбыз, әлегә бу мәсьәләне ничек хәл итү хакында әйтергә кыен, әмма Казан белән Уфа арасында автомобиль юлы кирәк, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Шул ук вакытта Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов сүзләренчә, “Казан-Уфа” юлын төзекләндерү эшләре башланган, федераль үзәк бу максатларга ресурс бүлеп бирә. “Без Татарстан белән федераль үзәктән акча алу өчен көч куячакбыз”, - дип белдерде Р.Хәмитов.
Аның сүзләренә караганда, хәзер Башкортстанда төбәк авиациясе программасы гамәлгә куела.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.