Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“Кеско” компаниясен ТР нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре белән хезмәттәшлек кызыксындыра
2010 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе
“Кеско” компания җитәкчелеген Татарстанның нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның “Кеско” ҖЧҖ (“АТЭК” компанияләр төркеменә керә) генераль директоры Евгений Бидило белән очрашуы вакытында сүз булды. Анда ике арада хезмәттәшлек перспективалары каралды.
Татарстан Президенты белдергәнчә, нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең үсеше Татарстан өчен актуаль тема. Рөстәм Миңнеханов “Кеско”ның “Татнефтехиминвест-холдинг” белән хезмәттәшлегенең сизелерлек нәтиҗәләр бирүен ассызыклап, аны дәвам итәргә кирәклеген искәртте.
“Татнефтехиминвест-холдинг”ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин хезмәттәшлекне оештыру турында хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, Татарстаннны “АТЭК” компанияләр төркеменә керүче “Акрилат” ҖЧҖ җитештергән акрил кислотасы, аның нигезендә җитештерелүче яңа продукция кызыксындыра. Рафинат Яруллин акрил кислотасының “Нәфис-Косметикс” компаниясе производствосында, янгын сүндерү өлкәсендә яңа продуктлар эшләүдә кулланылуын искәртте.
“АТЭК” компанияләр төркеме вәкилләре ТР Президентына компаниянең төзелеш тарихын, үсеш юнәлешләрен бәян итте. Алар, беренче чиратта, нефть һәм нефть химиясе продуктларын сату, химия производствосы, авыр нефть калдыкларын эшкәртү һәм коксны (казылмаларны эшкәртү калдыкларын) реализацияләү, күчемсез милеккә инвестицияләр салудан гыйбарәт. Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекне алга таба җәелдерү өчен эшче төркем төзү тәкъдимен кертте. Аның сүзләренә караганда, “Татнефть”, “ТАИФ” җәмгыятьләре “АТЭК” компанияләр төркеменең файдалы казылмаларны акрын тизлектә югары температурада таркату проекты буенча тәкъдимнәрен өйрәнергә тиеш.
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз