Бүген Ганноверга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Саксония Премьер-министры Штефан Вайль белән очрашты. Яклар алга таба хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов Ганновердагы коммерцияле транспортның халыкара күргәзмәсенә тагын бер кат килүенә шат булуын билгеләде.
Без алдынгы Германия технологияләре белән танышырга шат һәм үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләшергә ачыкбыз, диде ул.
Хезмәттәшлек перспективаларына килгәндә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, регионара дәрәҗәдә элемтәләрне дәвам итү мөһим. "Халыкара сәяси климат яхшырачак, - диде ул. - Бүгенгә безнең бурычыбыз - бизнеска дөрес сигнал бирү. Россия регионы буларак Татарстанның Германия белән хезмәттәшлектә тәҗрибәсе зур".
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Германия регионнарында булганы турында искәртте (аерым алганда, сентябрь аенда ул Франкфуртта булды).
Рөстәм Миңнеханов Түбән Саксония Премьер-министры Штефан Вайльне республикага танышу өчен килергә чакырды.
"Без элемтәләрне киңәйтү яклы һәм Түбән Саксония белән багланышларны активлаштырырга шат булабыз", - дип белдерде Татарстан Президенты. Ул искәрткәнчә, Казан һәм Брауншвейг шәһәрләре - тугандаш шәһәрләр.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр бар, ләкин әлегә алар тиешле дәрәҗәдә гамәлгә ашырылмаган. Икътисад, мәдәният, фән, мәгариф, спорт, туризм һәм башка тармакларда хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, 2015 елда Татарстан-Германия арасында товар әйләнеше 1 млрд. евродан артты. Германиядән машиналар һәм җиһазлар импорт өлеше зур.
Германия компанияләре Россиядә бизнесларын, Татарстанны башлангыч мәйданчык буларак кулланып, уңышлы үстерәләр.
Рөстәм Миңнеханов Штефан Вайльгә Ганновердагы коммерцияле транспорт күргәзмәсендә яңалыклар белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Сезне һәм Түбән Саксония делегациясен Татарстанда көтеп калабыз", - дип белдерде сүзен йомгаклап Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Ганноверга визиты нәтиҗәләре буенча алга таба хезмәттәшлек мөмкилекләрен билгеләү өчен эш төркемен оештырырга йөкләде.
Шулай ук бүген Ганноверда Рөстәм Миңнеханов IAA Commercial Vehicles 2016 күргәзмәсе мәйданчыгында машина төзелеше компанияләре, автокомпонентлар һәм автомобиль өлешләрен җитештерүче компанияләр җитәкчеләре белән эшлекле сөйләшүләр үткәрде.