ТР Президенты аппараты җитәкчесе, ТР Президентының Татарстан парламентындагы вәкаләтле вәкиле Юрий Камалтынов депутатларга ТР Президентының “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын закон чыгару инициативасы тәртибендә кертүен хәбәр итте.
Билгеле булганча, “Муниципаль хезмәт өлкәсендәге казанышлар өчен” күкрәк билгесен гамәлгә кую тәкъдиме белән ТР Муниципаль берәмлекләр советының V съездында совет рәисе Минсәгыйть Шакиров чыкты.
Закон проектыннан аңлашылганча, бу медаль белән Татарстан Республикасында җирле үзидарәне оештыруда һәм үстерүдә зур өлеш керткән затлар бүләкләнә. Аларның җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшләтүдә, җирле мәсьәләләрне халык мәнфәгатьләреннән чыгып, тарихи һәм башка традицияләрне исәпкә алып хәл итүдә катнашуы зарур.
Әлеге медаль күкрәкнең сул ягына тагыла.
“Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты тулаем кабул ителде.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.