Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткән республика кидәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына 18 сентябрьдә узган сайлаулар йомгаклары турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда тавыш бирү көнендә сайлаучыларның 78,79%ы сайлау участокларында килде. «Бердәм Россия» өчен халыкның 82,27%ы тавыш бирде, КПРФ өчен – 4,07%, «Гадел Россия» өчен – 2,26% һәм ЛДПР өчен – 2,25%.
Бер мандатлы округларда Фатыйх Сибәгатуллин - 70,74%, Илдар Гыйльметдинов - 74,75%, Айрат Хәйруллин - 86,19%, Әлфия Когогина - 76,05%, Ринат Хәеров - 79,19%, Иршат Минкин - 63,95% җиңү яулады.
«Бу – безнең уртак эшебез – барлык федераль һәм республика максатчан программаларны гамәлгә ашыру, сайлаучылар белән очрашулар һәм халыкның зур ышанычы нәтиҗәләре», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Без татарстанлыларның тормыш шартларын яхшырту өчен тагын да яхшырак эшләргә тиеш, диде Татарстан Президенты. «Моның өчен икътисад та, авыл хуҗалыгы да, безнең барлык программалар да эшләргә тиеш. Гражданнарыбыз күрсәткән ышанычны акларга кирәк», - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты республика территориясендә социаль проектларны гамәлгә ашыруга зур игътибар биргән өчен предприятиеләр җитәкчеләренә аерым рәхмәт белдерде.
Республика алдында торган өстенлекле бурычлар арасында Рөстәм Миңнеханов бакчачылык ширкәтләре, йортлар тирәсендәге территорияләрне һәм иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүне атады. Татарстан Президенты мәгариф өлкәсенә һәм индустриаль мәйданчыкларны үстерүгә аерым игътибар бирде.
«Алда эшләребез бик күп. Булдырдыкмы – әйе, булдырдык. Әмма проблемалы мәсьәләләр юк дип әйтеп булмый әле. Кешеләр бездән күбрәкне көтәләр. Тормыш шартлары һәм сыйфаты яхшыра барырга тиеш», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.