Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифасын башкаручы Алексей Песошин “Тойота” гомуми җитештерү системасы турында семинарда катнашты. Аны “Тойота инжиниринг корпорейшн” компаниясе вице-президенты Кейсуке Одзава үткәрде.
Бу чара Казан дәүләт энергетика университеты базасында узды.
Алексей Песошин семинарда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Япония бизнесы белән актив хезмәттәшлек итә, дип билгеләде. “Аммоний” комплексын эшләтеп җибәрү шундый хезмәттәшлекнең уңышлы мисалларының берсе булып тора.
Моннан тыш, күп еллар дәвамында Татарстан предприятиеләре Япониянең башка компанияләре белән эш алып бара. Мәсәлән, “ТАИФ” компанияләр төркеме “Мицуи”, “Йокогава электрик” белән, Татарстанның “ICL-КПО ВС” компаниясе Япониянең “Фуджитсу” компанияясе белән хезмәттәшлек итә.
“Татарстан югары уку йортлары шулай ук Япония мәгариф учреждениеләре белән элемтәдә тора. Алар уртак тикшеренүләр үткәрә, студентлар һәм укытучыларның стажировкалары оештырыла. Казан федераль университеты карамагында 2011 елдан Японияне өйрәнү үзәге эшли", - диде Алексей Песошин.
Татарстанда Япониянең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән идарә итүнең алдынгы ысулларын һәм системаларын гамәлгә кертү буенча актив эш алып барыла, дип искә алды Алексей Песошин. Аның сүзләренчә, предприятиеләрдә сакчыл җитештерү ысуллары өстенлекле юнәлеш булып санала.
"Сакчыл җитештерү системасын үстерүгә күп предприятиеләр һәм оешмалар кушыла. 2015 ел нәтиҗәләре буенча бу программаны гамәлгә ашыруның икътисади нәтиҗәсе 10,2 млрд. сум белән бәяләнде. Лидерлар рәтендә “Татнефть”, “КАМАЗ”, “ТАНЕКО”, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы, Казан электротехника заводы бар" , - дип билгеләде ТР Премьер-министры вазифасын башкаручы.
Алексей Песошин чыгышын йомгаклап, Япония белгечләренең Татарстанга килүе һәм бу семинар Татарстан Республикасында сакчыл җитештерү системасын үстерүдә яңа этәргеч булачагына һәм киләчәктә дә Татарстанның Япония компанияләре белән үзара файдалы хезмәттәшлегенә ышаныч белдерде.